Тольятти шәһәренең Җәмигъ мәчетендә Коръән укучылар конкурсы үтте. Мондый мәҗлес шәһәр күләмендә икенче тапкыр узды.
Катнашучылар — Тольяттида бишенче ел эшләп килүче якшәмбе татар гуманитар мәктәбендә ислам дине нигезләрен, гарәп графикасын өйрәнүчеләр. Бу бәйрәмне оештыручы, үткәрүче -укытучылары Тәнзилә Хәйруллина. Бәйгенең матди ягын оештыруга шәһәрнең мөселман оешмалары ярдәмгә килә. Жюри төркемендә имам-хатыйплар, Казаннан килгән Рәис хәзрәт Мөбарәкшин, «Идел-Хаҗ" төбәкара үзәге вәкиле Равил Салаватуллин да бар иде. Конкурста 37 укучы катнашты, мәҗлескә Коръән тыңларга бик күп халык җыелган иде. Беренче урынны Розалия Шакирова алды. Ике икенче урын Гөлшат Хәмитова һәм Гыйльминур Җандарова апаларга бирелде. Ике өченче урынны 10 яшьлек Илмира Ишбулина белән Миңлегөлсем Сәйфетдинова бүлеште. Җиңүчеләргә дә, конкурста катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. «Татар — информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, бу бәйгедән оештыручылар да, катнашучылар да, килгән кунаклар да канәгать булып таралышты.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде