Бөек татар әдибенең 125 еллык юбилее алдыннан үзенчәлекле бәйге игълан ителгән иде. Бәйге халыкара балалар күргәзмә — нәшрияте кысаларында үтте.
Рәсемнәр ярышын Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее Мәрҗани исемендәге фонд (Мәскәү) һәм А.С. Пушкин исемендәге балаларны һәм үсмерләрне эстетик тәрбияләү «Мусейон» ( Мәскәү) үзәге белән берлектә оештырды. Әлеге ярышның максаты бик гади: Габдулла Тукай шигырьләре буенча «А» хәрефеннән алып «Я» хәрефенә кадәр тематик рәт төзергә кирәк иде. Мәсәлән, «А» — авыл, «Ч» — чишмә һ.б. Әсәрләрне рәсем белән бизәү өстендә Мәскәү, Санкт — Петербург, Чабаксар, Күмертау, Уфа, Казан, Чаллы шәһәрләреннән кызлар һәм малайлар катнашты. Хәзерге вакытта күргәзмәнең Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда исем туе үткән. « Габдулла Тукай Әлифбасы» Казан шәһәреннән соң, А.С. Пушкин исемендәге балаларны һәм үсмерләрне эстетик тәрбияләү «Мусейон» ( Мәскәү) үзәгендә күрсәтеләчәк. Аннары күчмә күргәзмә Санкт — Петербургка юл алачак. Мәдәни чарада катнашкан шигырьләрне бизәгән рәсемнәр «Габдулла Тукай Әлифбасы» юбилей китабына кертеләчәк. Рәсемнәрдән тыш, китапка әдипнең тәрҗемәи хәле, балалар өчен шигырьләре ( язылган телдә һәм урысчага тәрҗемәдә) тупланачак, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасының рәсми сайтында.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел