Самараның үзәк мәчете үзенең матурлыгы белән генә түгел, чисталыгы-пөхтәлеге белән шәһәрнең бизәге булып тора. Әмма кар эрү белән кыш буена җыелган чүпләр өскә калкып чыга.
Коръәндә Аллаһ-чиста һәм чисталыкны ярата диелгән, шулай итеп, Аллаһка гыйбадәт кылу йорты янында чүпләр булу-тиешле эш түгел. Шул сәбәпле, Самара мөселманнары һәм күңелләре теләгән кешеләр өмәгә җыелды. Барысы да чын күңелдән эшләде. Бу турыда «Ислам.ру» хәбәрчесенә Самара мөселман газетасының хезмәткәре Римма Нуретдинова хәбәр итте.
Мәчеткә килүчеләр мондагы тышкы һәм эчке пөхтәлеккә, чисталыкка сокланып китә. Самара мәчетенең мөтәвәллияте бу эштә катнашкан һәр кешегә чын күңелдән рәхмәтен белдерә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде