Рәфыйк хәзрәт Миннәхмәтов бертавыштан Әлмәт районы имам-мөхтәсибе итеп сайланды. Яңа имам 30 апрельдә районда узган мөхтәсибәт җыелышында билгеле булды. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизов, Әлмәт районы башлыгы Ришат Әбүбәкерев һәм бу төбәктәге 34 имамның 25е катнашты.
Мөфти Илдус хәзрәт Фәизов имамнар җыелышында дин әһелләрен республика мөселманнары өммәте файдасына эшләргә чакырды. Бүгенге көндә җәмгыятьне рухи яктан тәрбияләүнең мөһимлеген әйтте һәм бу өлкәдә имамнарның роле зур икәнлекне ассызыклады.
Җыелыш ахырында элеккеге имам — мөхтәсиб Наил Сәхибҗанов ТҖ Диния нәзарәтенә, район хакимиятенә рәхмәтен җиткерде һәм эшен яңа мөхтәсибкә тапшырды, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте рәсми сайты.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде