Инсаф Абдулла белән очрашу

27 апрель көнне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге Татарстанның атказанган артисты, Казан театр училищесы мөгаллиме, танылган диктор

БӘЙЛЕ
2011 Апр 29

27 апрель көнне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге Татарстанның атказанган артисты, Казан театр училищесы мөгаллиме, танылган диктор Инсаф Абдулла белән очрашу оештырды.

Ораторлык осталыгына теләгән һәр кеше ирешә аламы? Һәм моның өчен ниләр эшләргә кирәк? Кичә дәвамында әлеге һәм башка сорауларга яшьләр җаваплар эзләргә тырышты.

Бүгенге көндә үзеңне төрле юнәлештә әзерләргә мөмкинлекләр ачылды. Балалар, яшүсмерләр кечкенәдән төрле курсларга, иҗат түгәрәкләренә йөреп үзләренең сәләтләрен үстерә алалар. Сөйләм культурасы, аралашу әдәбе, чыгыш ясау остылыгы буенча да галимнәрнең саллы гына хезмәтләре дөнья күреп килә. Тик соңгы елларда сан артыннан куып, сыйфат ягы какшый башлады. Балаларны минутына фәлән хәтле сүз укыту артыннан куып, авазларны дөрес әйтергә генә түгел, хәтта укыганының эчтәлеген дә логик эзлекле итеп сөйләргә өйрәтмибез икән. Инсаф абый шушы юнәлештәге мәсьәләләрне хәл итү буенча кайбер фикерләре белән дә уртаклашты.

Безне шулай да ораторлык сәнгатенә үзлегеңнән өйрәнеп буламы дигән сорау борчый иде.

«Алтын урта» клубы яшьләре соравына Инсаф Абдулла болай дип җавап бирде:

- Аудиториядә үзеңне иркен тотар өчен нәрсә кирәк дигәндә, мин исә чыгыш ясый торган материалыңны яхшы белергә кирәк дип җавап бирәм. Сәнгатьле сөйләм кагыйдәләрен кеше яши-яши камилләштерә. Шулай итеп, күп нәрсә үзеңнән тора, — дип белдерде ул.

Без авызына каратып торырлык дәрәҗәдә матур, тәэсирле итеп сөйләгән кешеләргә сокланабыз һәм аларны сәгатьләр буе тыңлап торырга әзербез. Шушы сыйфатларны үзеңдә булдыру өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

Кешенең сөйләме төгәл булырга тиеш. Иң беренче, үзеңнең нәрсә сөйләгәнеңне билгеләргә кирәк. Кемгә сөйләгәнеңне, ни өчен сөйләгәнеңне. Менә шул вакытта без үзебезнең максатларыбызга ирешәбез. Аудиториянең яшь үзенчәлекләрен истә тотып эш итәргә кирәк.

И. Абдулла сөйләм дефектларын бетерү буенча да үзенең кайбер киңәшләрен бирде. Аларны бетерү өчен табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеген дә искәртте.

Инсаф абый яшьләрнең барлык сорауларына да җавап бирде. «Алтын урта» клубына килүчеләр аның белән шундый файдалы очрашуларның дәвамлы булуын теләп таралышты, дип хәбәр итә ТР МДН.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе