Мәскәү шәһәренең Яңа Кузнецк урамында татар халкының мәшһүр шагыйре Габдулла Тукай һәйкәле ачылды. Әлеге истәлекле вакыйганы Мәскәү татарлары көтеп алды һәм ул шагыйрьнең тууына 125 ел тулуга багышланган чараларның иң әһәмиятлесе булды дияргә мөмкин. Монумент Мәскәү хөкүмәте карары буенча Татарстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан Россия башкаласына бүләк ителде. Монументның авторы — Россиянең атказанган рәссамы Салават Щербаков.
«Киләчәктә халык туган телендә аралашырга, туган телен ишетергә, ерак төбәкләрдә яшәүче милләттәшләре белән күрешергә дип бирегә киләчәк. Һәйкәлне сафка бастыруда өлеш керткән һәммә кешегә баш иям», — диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәйкәл ачылышында.
Мәскәүнең Татар бистәсендә Тукайга һәйкәл торгызу турындагы карар 2005 елда — Казанның меңьеллыгында Мәскәү шәһәре Думасы тарафыннан кабул ителгән иде. Шул ук вакытта һәйкәлнең урыны да билгеләнде. Ләкин, кызганычка, һәйкәлне сафка бастыру шушы сөйләшүләр белән генә чикләнеп калды. Бары тик Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалавы гына төзелеш эшләрен дәвам итергә ярдәм итте. Бу килешү быелның март аенда төзелде, дип хәбәр итә Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллеге. Шуннан соң һәйкәл санаулы көннәр эчендә җитештерелеп, сафка бастырылды.
Проектны гамәлгә ашыруга бик күп кешеләр һәм оешмалар кушылган. «Һәйкәл торгызу барчабызның уртак эшебезгә әйләнде», — диде Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин. Ул һәйкәлне сафка бастыруда ярдәм күрсәткән Мәскәү хөкүмәтенә һәм меценатларга рәхмәтен җиткерде, дип хәбәр итә intertat.ru

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел