Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан РФ Президенты Дмитрий Медведев котлау юллады. Аны кичә шагыйрьнең олуг юбилеена багышлап М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында уздырылган тантаналы җыелышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов укып ирештерде.
«Кадерле дуслар! Шагыйрь һәм гуманист Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган тантанада катнашучыларны сәламләвемә шатмын. Тукай иҗаты Россиянең күпмилләтле культурасының аерылгысыз өлеше. Аның туган җиргә эчкерсез мәхәббәт белән сугарылган тирән мәгънәле әсәрләре безнең илдә дә, читтә дә үз укучысын таба.
Агымдагы ел Татарстанда Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Бу әлеге күренекле татар шагыйренең шигъри һәм фәлсәфи мирасын популярлаштыруда бер адым булыр дип ышанам», -дигән юллар бар РФ Президенты юллаган котлау телеграммасында, дип хәбәр итә «Татар-Информ» агентлыгы.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде