Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Мамадыш мәдрәсәсе «Нәсыйхәт» газетасын чыгара башлады. «Нәсыйхәт»нең 1 нче саны 25 февральдә дөнья күрде. Әлеге газета мәдрәсә директоры Габдрахман хәзрәт нияте белән чыга башлады. «Бүгенге көндә динне күтәрү юнәлешендә кешеләргә зур мөмкинлекләр бирелгән. Шул максатны күздә тотып, Мамадыш мәдрәсәсе мөгаллимнәре һәм шәкертләре бу эшчәллектә бик зур ярдәм күрсәтеп гамәл кылалар», — дип хәбәр итте «Татар-Ислам» хәбәрчесенә Мамадыш районы мәдрәсәсенең директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин. Мәкаләләрне, шигырьләрне почта аша газетаның даими укучылары да җибәреп тора, бик теләп викториналарда да катнашалар. «Газетаның һәр санын түземсезлек белән көтеп алалар һәм хәтта тираҗның санын арттыру үтенече белән мөрәҗәгать итәләр»,-дип өстәде Мамадыш районы мәдрәсәсенең мәгълүмат хезмәткәре. Кичә газетаның 3 нче саны чыкты.
Юсейра Хафизи

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде