Быел ТР Президенты «2011 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен бирү турында»гы үзенең Указы нигезендә, искәрмә рәвешендә, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре комиссиясенең дүрт премия тапшыру турындагы тәкъдимен раслады.
Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре түбәндәгеләргә бирелде:
Шаһиморатова Альбина Әнвәр кызына — Көнбатыш Ауропа һәм рус композиторлары операларында вокаль партияләрне, татар композиторлары җырларын һәм романсларын, татар халык җырларын иң югары профессиональ дәрәҗәдә башкаруы өчен;
Шакирҗанова Лена Галимҗан кызына (Лена Шагыйрьҗанга) — «Боҗра вә Хөҗрә: Шигырьләр, поэмалар», Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2002 ел, һәм «Сагынмалык: Истәлекләр, багышламалар», Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005 ел, җыентыклары өчен;
Килдебәков Рөстәм Әхмәт улы һәм Килдебәкова Мария Семеновна составындагы рәссамнар коллективына — Татарстан Республикасының җәмәгать биналары интерьеры һәм экстерьеры өчен бергәләп иҗат ителгән монументаль һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре һәм полотнолар сериясе: «Идел», «Татарстан» кунакханә комплексларында, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында һәм башкаларда «мозаика» һәм «сграфитто» монументаль әсәрләре; «Сәйяр Труппасы» гобеленнары, «Су анасы», «Сак-Сок», «Шүрәле» халык әкиятләре мотивлары буенча» триптихы; татар халкы мәдәниятенә һәм тарихына багышланган «Кукмара итекләре», «Шагыйрәләр», «Хаҗилар», «Кайту», «Биюче дәрвиш» һәм башка картиналар сериясе өчен;
Ибраһимов Илфак Мирза улына (Мөхәммәт Мирзага) — «Киек каз юлында», Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2003 ел, «Тере су», Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2007 ел, китаплары һәм «Адәм баласы» китабында (Мәгариф, 2009 ел) басылып чыккан шигырьләр циклы өчен, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел