«Без юбилейга Тукайның берничә телдәге тулы җыентыгын әзерләдек. Моңарчы шагыйрь әсәрләренең 40 проценты рус теленә тәрҗемә ителмәгән булган. Мәскәү һәм Казан тәрҗемәчеләре бу җитешсезлекне бетерде» , — дип белдерде Халыкара гуманитар инициативалар агентлыгы генераль директоры, шагыйрь, тәрҗемәче Сергей Главюк. Казанда Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган «Милли мәдәниятлар контекстында Габдулла Тукай мирасы» дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференциясе вакытында.
«Мине 20-27 яшьлек егетнең төрле жанрларда шулкадәр титаник эш башкаруы таң калдырды. Ул татар әдәбиятын һәм шигъриятен дөнья әдәбияты дәрәҗәсенә күтәргән. «Татар әдәбияты бөтенләе белән Тукай иҗаты белән сугарылган. Ул бүген дә «тере», заманча һәм актуаль», — дип белдерде С.Главюк, Г.Тукай фикерләренең бүгенге көн белән аваздаш булуын билгеләп үтеп.
«Татар-Информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, «Бу шигырьләр хәзер яшәгән кеше тарафыннан язылган дигән тәэсир кала. Күп еллардан соң да Тукай шигърияте татар халкы өчен генә түгел, бөтен дөньякүләм җәмәгатьчелек өчен бик кирәк булачак, якты йолдыз булып яначак», — диде сәламләү сүзендә Сергей Главюк.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел