2011 елның 25 апрелендә ТҖ МДН бинасында Диния нәзарәте рәисе Илдус Фәизов Ямал-Ненец автономияле округының (ЯНАО) мөфтие Хәйдәр хәзрәт Хафизов белән очрашты. Ул ЯНАО губернаторы Д.Н. Кобылкинның эш делегациясе составында Татарстанга килгән иде.
Ике регион мөфтие Диния нәзарәтләренең бердәм эшчәнлеге турында килештеләр. Әңгәмә барышында Хәйдәр хәзрәт Хафизов үзләренең төбәгендә дини квалификацияле кадрлар аз булуын ассызыклап үтте. ТҖ МДН рәисе Илдус Фәизов, үз чиратында, ЯНАО мәдрәсә шәкертләрен Татарстанга югары дини уку йортларына җибәрергә тәкъдим ясады.
Ике мөфти дә киләчәктә уңышлы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өмет белдерделәр, дип хәбәр итә ТР МДН яңалыклар хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел