1 майга кадәр Татарстанда 379 сугыш ветераны яңа фатир алачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетындагы киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Киңәшмәдә министр үз докладында түбәндәге саннарны китерде: 2011 елның 1 маена кадәр гомуми мәйданы 64 мең кв. метр булган 1351 фатирлы (379 ы ветераннарга) 26 йортны файдалануга тапшыру зарур, шул исәптә Дәүләт торак төзелеше буенча гомуми мәйданы 60 мең кв. метр булган 1223 фатирлы (287 се ветераннарга)19 йорт; Баш инвестиция-төзелеш идарәсе буенча гомуми мәйданы 4 мең кв. метр булган 118 фатирлы (92 се ветераннарга) 7 йорт.
Казан Башкарма хакимияте җитәкчесе Алексей Песошин видеоэлемтә буенча Татарстан башкаласында 1 майга кадәр 286 ветеран фатир алачак дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, фатирлар әзер, май бәйрәмнәренә кадәр ветераннарга тапшырылачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең яңалыклар хезмәте.
Татарстан Президенты Бөек Ватан сугышы ветераннарын фатир белән тәэмин итү буенча социаль программа республика җитәкчелегенең ныклы күзәтүендә булуын искәртте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел