Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам: «Адәм баласының һәммәсе дә хаталаныр. Хата эшләүченең иң хәерлесе – тәүбә итүчеләр», – дип әйткән. Бу очракта иң мөһиме – ялгышканнарга вакытында туры юлга чыгарга этәргеч бирү, үз-үзләрен табарга ярдәм итү. Республикабызның төзәтү колонияләрендә бер-бер артлы дин йортлары ачылу – нәкъ шул максатлардан чыгып башкарыла торган изге гамәлләр, җәмгыятебезне савыктыруга ярдәм итүче иң әһәмиятле чараларның берсе. Кагыйдә буларак, гыйбадәт йортына йөргән тоткыннарның иреккә чыкканнан соң, яңадан төрмәгә әйләнеп кайтканы юк әле.
Төрмәләрдә утыручы мөселман кардәшләребездә дини аң уяту, аларны тәүбә итәргә, иманга кайтырга чакыру максатыннан, без, Әлмәт шәһәрендә яшәүче мөселманнар, республикабыз төрмәләрендәге тоткыннар белән очрашулар үткәрдек, дип хәбәр ителгән beznen.ru сайтында.
Төзәтү колонияләре җитәкчеләренең төп максаты тоткыннарны туры юлга күндерүгә юнәлдергәнлектән, безнең ниятне дөрес аңлап, очрашулар оештыруга ярдәм иттеләр. Пәйгамбәребез Мөхәмммәд галәйһиссәлам дә үзенең тагын бер хәдисендә: «Хак юлга өндәүчегә, аның чакыруына ияреп игелек кылучыларга әзерләнгән бүләкләргә бәрабәр бүләк әзерләнгән», – ди. Изге ниятләребезне тормышка ашыруга ярдәм күрсәтүләре өчен, республикабыз төзәтү колонияләре җитәкчеләренә – Р.Ә.Әхмәтшин (№1 колония), Ф.Г.Галләмов (№2), Ф.Г.Кәримов (№3), Д.В.Щербаков (№4), Ю.В.Арбузов (№5), Д.В.Дулов (№8), И.М.Гарипов (№10), Р.М.Сәйфетдинов (№18), А.А.Кадыйровка (№19) олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Әмин ХАСЬЯНОВ, Салават СИБГАТУЛЛИН, Әлмәт шәһәре

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел