22 апрель көнне Казан шәһәренең 12 нче татар кызлар гимназиясендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән «Мәгариф» журналы оештырган «Без — Тукайлы халык» әдәби викторина йомгакларына багышлап кичә үтте.
Әлеге тантанада ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб катнашты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча «Иң өлгер Тукай варисы» дип Арчадагы 3нче урта мәктәпнең VII сыйныф укучысы Гөлнур Газинур кызы Сәфәрова табылды. «Иң яшь Тукай варисы» номинациясендә Тәтеш районы Алабирде урта мәктәбенең V сыйныфы укучысы Алия Фәрит кызы Галиева җиңеп чыкты. I урын Саба районы Килдебәк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәризә Шәрхимулла кызы Вәлиевага һәм Чистайдагы 12нче урта мәктәп укучылары Альбина Галимуллина, Илүзә Юнысова, Лилия Гыйссаметдинова, Илшат Заһиров, Илназ Хәммәдиевларга бирелде.
Конкурста җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Кичәдә шулай ук галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, шагыйрьләр дә чыгыш ясады.
Мисал өчен, Туфан Миңнуллин, кызлар гимназиясенең милләтебезне, телебезне, милли гореф-гадәтләребезне саклауда әһәмиятен билгеләп, киләсе уку елыннан аның яңа бинага күчүендә уңышлыклар теләде.
Кичәгә килүчеләр шагыйрь Фердинант Гайсинның иҗаты белән дә таныштылар, аны 70 яшьлек юбилее белән котладылар.
Әлеге чарада катнашучыларның һәммәсе дә — «Мәгариф» журналының баш мөхәррире, тарих фәннәре кандидаты Габделхак Шәмсетдинов, Татарстан Фәннәр академиясе, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов, Казандагы 12 нче кызлар гимназиясе директоры Илһамия Тимеркәева һ.б. — барысы да мондый конкурсларның дәвамлы булуын теләделәр, дип хәбәр итә ТҖ МДН яңалыклар хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел