21 апрель көнне Мамадыш мәдрәсәсенә Татарстан Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе җитәкчесенең ярдәмчеләре һәм мөфтинең беренче урынбасары Абдулла Адыгамов килде. Аларга уку йортының директоры Абдурахман хәзрәт биредә алып барылган эшләр хакында сөйләде.
Мәдрәсәдә укулар оештырылган, шулай ук «Насыйхәт» газетасы басылып чыга, мәдрәсәнең үз сайты эшләп килә. Президент администрациясеннән килгән кунаклар боларның һәммәсен дә зур игътибар белән тыңлады. Аларга бигрәк тә мәдрәсәдәге бер тату гаиләдәгечә, җылы атмосфера хуш килде.
Шулай ук килгән кунаклар уку йортының финанс мәсьәләләрен ничек чишүләре белән дә кызыксындылар. Президентның дин буенча вәкилләре биредә уку-укытуны камилләштерүдә кулдан килгәнчә булышырга вәгъдә итте. Алар очрашуда катнашучыларга үз такъдимнәрен һәм киңәшләрен җиткерделәр. «Аерым алганда, хәзерге вакытта имамнарга мәчетләрдә террорчылыкка, экстремистлыкка каршы вәгазь сөйләүне көчәйтергә кирәк. Шулай ук мөселманнарны башка халыклар, конфессия вәкилләре белән тату һәм тыныч яшәргә өндәү аеруча мөһим» — дип ассызыкладылар алар.
Гомүмән очрашу файдалы үтте. Кунаклар киләчәктә дә шушы юнәлештә эшчәнлек алып барылыр дип ышаныч белдерделәр.
Юсейра Хафизи

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел