Диния нәзарәтенең «махсус фонды»на җыелган сәдака акчасының бер өлеше хезмәт хакына китәчәк. Бу хакта Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татарстан — яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре белән очрашуда ассызыклады.
Аның сүзләренә караганда, Татарстан имамнары, казыйлары республика бюджетына бәйле булмаган Диния нәзарәтендә дин әһелләренә аттестация уздыру өчен барлыкка килгән фондтан акча алачак. «Бернинди бюджет акчасы түгел, бу — мәчетләрдә җыелган сәдака акчасы», — дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Дәүләт советы рәисе Ф. Мөхәммәтшин республика мөфтие Илдус Фәизнең имам-мөхтәсибләр һәм казыйлар, шулай ук озакламый имам-хатыйблар да хезмәт хакы ала башлаячак дигән хәбәренә менә шул рәвешле комментарий бирде, дип яза «Коммерсантъ»

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде