15 апрельдә Казанда фәкыйрь гаилә балалары өчен китаплар җыю хәйрия акциясе башланды. Бу исемлеккә авыр тормыш шартларында булган гаиләләр, социаль яктан тәэмин ителмәгән гаиләләр, түбән керемле гаиләләр, күп балалы гаиләләр һәм инвалид-балалар яши торган гаиләләр керә.
Оештыручылар -ТР Милли китапханәсе, «Казан әниләре» хәйрия оешмасы. Чара бер ай дәвамында узачак, ягъни 15 майга кадәр. Казанлылар, акциядә катнашырга теләүчеләр китапларны түбәндәге адреслар буенча урнашкан китапханәләрдә калдыра алалар:
1.Карл Маркс урамы, 36, 2 этаж (Пл. Свободы тукталышы), телефон: (843) 292-25-20;
2. Бутлеров урамы , 49, 1 этаж, 107 бүлмә, тел. (843) 236-52-21;
3. Вишневский урамы, 10 йорт, телефон: (843) 238-69-96;
4. Кирпичникова урамы, 14 йорт, телефон: (843) 272-10-39;
5. Гарифьянова урамы, 42 йорт, телефон: (843) 229-66-51;
6. К. Цеткин урамы, 11 йорт, телефон: (843) 555-19-97;
7. Г. Баруди урамы, 25а, телефон: (843) 542-58-04;
8. Восстания урамы, 26 йорт, телефон: (843) 543-16-72
Китаплар бераз тотылган, әмма яхшы хәлдә, яки яңа булырга мөмкин. Алар 0-18 яшьлек балалар өчен һәм төрле юнәлештә (фантастика, классика, детектив, энциклопедия һ.б.) була ала. 1 июнь Халыкара балалар яклау көнендә китаплар оештыручылар тарафыннан гаиләләргә тапшырылачак.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде