22 апрель көнне кичке 4тә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында (К.Маркс ур., 38/5) татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган чара уздырылачак, дип хәбәр итә Татар-информ агентлыгы.
Аерым алганда, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге белән татар зыялыларын берләштергән «Мохит» иҗтимагый оешмасы анда уртак утырыш үткәрә. Оештыручылардан алынган мәгълүматта әйтелгәнчә, Г.Тукайның тормышы һәм үлмәс иҗаты турында сөйләшүгә Казан мәгариф идарәсе, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, мәдәният һәм сәнгать әһелләре чакырылган. «Казан» милли мәдәният үзәгендәге Казанның 1000 еллыгы музее вәкиле Ләйсән Кариева татар халкының бөек улы турында чыгыш ясарга әзерләнә, шулай ук җыр сәнгатендә исемнәре танылган аерым башкаручылар, балалар чыгышлары булыр дип көтелә. Шуларга өстәп, милли кием-салым һәм кул эшләнмәләре әзерләүче Флера Калмурзинаның Тукай истәлегенә багышланган иҗат күргәзмәсе дә оештырылачак.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел