Бүген ТР Хөкүмәт йортында Рөстәм Миңнеханов Татарстанның авыр атлеты 25 яшьлек Андрей Демановны кабул итте. Спортчы Ауропа чемпионатында 94 кг га кадәрге авырлык категориясендә җиңгән иде.
Очрашуда шулай ук, Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов, ТР Яшел Үзән районы башлыгы Сергей Батин, Монреаль Олимпия чемпионы, авыр атлетика буенча буенча Татарстан җыелма командасының өлкән тренеры Николай Колесников катнашты.
Андрей Деманов ТР Спас районының Болгар шәһәрендә туган, Казанда әти-әнисе белән яши. 2007 елда КДУның юридик факультетын тәмамлаган, хәзерге вакытта Казан (Идел буе) федераль университеты аспиранты. Деманов сөйләвенчә, ул Шеньженьда 2011 елгы Универсиадада катнашырга уйлый һәм Лондонда 2012 елгы Олимпиадага илкүләм җыелма команда составына керергә өметләнә. 2013 елда Казанда узачак Бөтендөнья студентлар уеннарында яше буенча катнаша алмый.
Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов очрашу нәтиҗәләре хакында сөйләде. Министр сүзләренчә, Андрей Деманов елның 9 аен җыеннарда үткәрә. Калган вакытында Яшел Үзән районы “Маяк” спорт комплексында шөгыльләнә. “Деманов яшәү урыны да спорт белән шөгыльләнү урыны бер тирәдә булуын сораган иде”, - дип белдере Рафис Борһанов.
Министр сүзләренчә, ТР Президенты чемпионның торак проблемесы турында белгәч, бүген Яшел Үзән районындагы 2 бүлмәле фатирга сертификат бүләк итте. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Ауропа чемпионына ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды. Җиңүче спортчының тренерына кыйммәтле бүләк тапшырылды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы хөкүмәтенең матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел