Россия Ислам университетында ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча дүртенче бөтенроссия олимпиадасы нәтиҗәләрен чыгардылар. Ислам уку йортларында белем алучы студентлары арасында ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча дүртенче бөтенроссия олимпиадасы 18-19 апрельдә узган иде. Олимпиаданы Россия Ислам университеты Кувәйтнең ислам фәннәре оешмасы, Ислам мәдәнияты, фәне һәм мәгарифенә булышлык итү фонды белән берлектә оештырды.
Вузның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, олимпиадада Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Чечня, Кабарда-Балкар, Мордовия, Ингушетия, Карачай-Черкесиядән, Мәскәү, Түбән Новгород, Саратов, Ульяновск, Оренбург, Самара шәһәрләреннән килгән 22 уку йорты студенты катнашты. Алар «Ислам хокукы», «Дин нигезләре» һәм «Гарәп теле» номинацияләре буенча белемнәрен күрсәтте. Моннан тыш, «Гарәп теле» номинациясендә текстларны — сәнгатьле итеп, ә башка номинацияләрдә Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре кулланып һәм матур итеп уку зарур иде.
Шулай итеп, «Гарәп теле» номинациясендә беренче урынны — «Мөхәммәдия» мәдрәсәсеннән Айсылу Ибраһимова, «Ислам хокукы» номинациясендә Дагыстанның Хасавюрт шәһәреннән Сәетбәк Даитов исемендәге Ислам университеты студенты Әскар Габибалаев яулады. Ислам дисциплиналарында да шул ук уку йорты студенты Җәбир Вәкилев көчле булып табылды. Шулай ук РИУ ректорының махсус призлары, истәлек бүләкләре һәм рәхмәт хатлары тапшырылды, дип хәбәр итә Россия Ислам университеты матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел