18 апрельдә Мамадыш шәһәре мәдрәсәсендә атказанган укытучы, Татарстан Республикасы ның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы-прозаик, Шәйхи Маннур, Фатих Хөсни, Ганс Христиан Андерсон исемендәге премияләр лауреаты Рафаэль Газизов мәдрәсә укучылары белән очрашты. Очрашу Г.Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Чара Мамадыш мәдрәсәсенең директоры һәм укытучылары тарафыннан әзерләнде, дип хәбәр итте Татар-Ислам корреспондентына Мамадыш районы мәдрәсәсенең мәгълүмат хезмәткәре.
Очрашуны Коръән сүзләре белән башлап җибәрделәр. Аннан соң мәдрәсә директоры катнашучыларны сәләмләп чыгыш ясады. »Татар-мөселманнары өчен Габдулла Тукай динен һәм мәдәниятен ихтирам итүче үрнәк шәхес булып тора. Мөселман буларак ул халкының традицияләрен саклап, уз кичерешләрен иҗатында тасвирлый иде. Кызганычка каршы, бүгенге көндә без бу шагыйрь турында уңай фикерләр генә ишетмибез, әмма, мөселман буларак, без мәрхүмнең гонахларын чупләп утырырга тиеш түгел. Туган тел ул хәр кеше өчен уткәне, хәзергесе һәм киләчәге. Г.Тукайның «Туган тел» әсәре бүгенге көндә дә татар халкының, теленең, тарихы һәм традицияләренең гимны булып яңгырый», — дип өстәде Габдрахман Хәбибуллин.
Алга таба аудитория каршында кичәнең кунагы чыгыш ясады. Ул Тукайның иң кызыклы һәм әлегә өйрәнелеп бетмәгән тормышындагы фактлары белән таныштырды. Шулай ук Рафаэль Газизов дөньяда булган соңгы вакыйгалар хакында да фикерен белдерде. Моннан тыш ул татар халкын, мәдәниятен, телен торгызуда һәм саклап калуда Исламның әһәмиятен һәм зур роль уйнавын билгеләп үтте.
Очрашу азагында язучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды һәм бик эчтәлекле чыгышы өчен рәхмәтләр белдерелде.
Юсейра Хафизи

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел