Татарстан мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова бу көннәрдә Төркиядә. Ул күренекле татар драматургы Кәрим Тинчуринның Әнкарада төрек телендә куелган «Сүнмәс йолдызлар» спектакленең премьерасында катнашты. Шулай ук Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Радик Гыйматдинов белән бергә татарларның күпләп яши торган Искешәһәр каласы җитәкчеләре белән күреште.
Искешәһәр губернаторы Мәһмәт Кылычлар белән очрашуында сүз агымдагы елның төрки дөньяда татар халык шагыйре Габдулла Тукай елы булуы, бу уңайдан Төркиядә үткәреләчәк мәдәни чаралар турында барды. Ирада Әюпованың әйтүе буенча, 25-29 май көннәрендә Төркиядә «Татарстан мәдәнияте көннәре» булачак. Бу җәһәттән Татарстаннан киләчәк 100 кешелек сәнгать әһелләре төркеме белән Искешәһәрдә дә концерт-тамашалар кую планлаштырылган. Ул бу чараларга Татарстан парламент һәм мәдәният министрлыгы вәкилләренең дә катнашачагын бедерде.
Губернатор Мәһмәт Кылычлар Искешәһәрдә мондый чара оештырылуына шатланганнарын вә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тарышачакларын әйтте. Очрашу ахырында М.Кылычлар Татарстан кунакларына ярымкыйммәтле таштан эшләнгән муенса-беләзек комплекты бүләк итте. Татарстан дәүләт вәкилләре исә төрек губернаторга чәкчәк һәм Г.Тукай, Татарстан турында дисклар, китаплар тәкъдим иттеләр.
Ирада Әюпова һәм Радик Гыйматдинов Искешәһәр хакимияте башлыгы Йылмаз Бүйүкәршән һәм Искешәһәрнең Одунпазары районы җитәкчесе Борһан Сакаллы янында да булындылар. Татар-Информ хщбщр иткщнчщ, очрашуларга ТӨРКСОЙ төрки халыклар мәдәнияте оешмасы вәкиле Әхәт Салихов һәм Искешәһәр татар оешмасы җитәкчесе Абдулвахит Ирдән катнаштылар. Татарстан кунаклары шулай ук Искешәһәрдәге татар оешмасы вәкилләре белән дә күрештеләр.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел