15 апрельдә Россия Ислам университетында «Россия Ислам университеты көне» фестивале узды. Әлеге фестиваль РИУ студентлары тарафыннан әзерләнде. Фестиваль программасын оештыруда алар бик зур көч куйдылар.
Фестиваль ике өлештән торды. Беренчесендә Һәр халык мәдәниятенең милли рухы белән сугарылган аерым аудиторияләр әзерләнгән. Сувенирлар, милли киемнәр һәм РИУ студентлары әзерләгән мөселман халыкларының милли ризыклары тәкъдим ителде.
Катнашучылар татар, казах, төрекмән, үзбәк, таджик, гарәп халыклары белән танышып, аларның милли ризыкларыннан авыз итә алдылар.
Фестивальнең икенче өлешендә командалар әзерләгән документаль һәм нәфис фильмнар күрсәтелде. Соңыннан иң яхшы документаль һәм уен фильмы, режиссер һәм оператор эше, актер уйнавы һәм тамашачылар күңелен яулап алучы билгеләнде.
Җюри милли рух белән сугарылган аудиторияләрне, сувенирларны, милли киемнәрне һәм РИУ студентлары әзерләгән мөселман халыкларының милли ризыкларын бик югары бәяләделәр. Җиңүчеләрне акчалата бүләк һәм шамаилләр белән бүләкләделәр.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде