Свердлау өлкәсенең Артинск районының Бакийково авылы халкы XIX гасырда ук төзелгән борынгы мәчетне торгызырга ниятли. Бүгенге көндә җомга намазына 30лап мөселман килә һәм шуларның күбесе яшьләр. Свердлау өлкәсенең татар-башкорт халкы өчен бу бик җитди сан.
Якынча мәчет бинасы 1860 елда төзелгән, тик 1930 елда ябыла. Анда башлангыч мәктәп , ә соңыннан китапханә урнашкан булган. 1860 елда ук җирле халык мәчетне кире кайтару үтенече белән властьләргә мөрәҗәгать иткәннәр иде инде. Шуннан соң мәчет мөселманнар карамагына күчте. 2005 елда имам булып Җихангир Зиннуров килде, шуннан соң ул мәчетне төзекләндерү эшен кузгатып җибәрде. Арчинск районы Красноуфимск халкы ярдәмендә фундамент яңартылды, бер мич яңага алыштырылды, икенчесе ремонтланды. 2010 елда мәчеткә яңа тәрәзәләр куелды, койма да тулаем яңартылып килә. Барлык эшләр күрше торак пунктларында яшәүче һәм авыл халкы ярдәме белән эшләнелә.
«Бүгенге көндә эшне тәмамлар өчен 257 мең сум акча җитми», — дип хәбәр итә Җихангир Зиннуров.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел