Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә оештырылган «Мәгариф. Карьера» XI күргәзмәсендә булды.
ТР Хөкүмәте башлыгы «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгенең ике павилонында оештырылган экспозиция белән танышты. Анда республика вузлары, техникумнары, халык мәшгульлеге үзәге, кадрлар агентлыгы, нәшриятләрдән 130дан артык катнашучы тәкъдим ителде.
«Мәгариф. Карьера» XI күргәзмәсе кысаларында беренче тапкыр спорт фәнни-мәгариф кластерын тәкъдим иттеләр.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов озатуында экспозицияне карады һәм югары бәя бирде. Аның фикеренә караганда, булачак абитуриентларга яхшы уйланган концепция теге яки бу мәгариф учреждениесе тәкъдим иткән өстенлекләр белән танышырга һәм үзе теләгән вузны сайлау мөмкинлеге бирә.
«Мәгариф. Карьера» XI күргәзмәсенә өлкән сыйныф укучылары, техникум һәм лицей студентлары, гомумән, 25-30 мең кеше килер дип көтелә. Аеруча күргәзмәдә чыгарылыш сыйныф укучылары катнашуына басым ясалачак. Күргәзмә 15 апрельгә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел