15 апрельдә Россия Ислам университетында «Россия Ислам университеты көне» фестивале узачак.
Фестиваль ике өлештән торачак. Беренче өлешендә күргәзмә оештырыла. Анда РИУ студентлары әзерләгән сувенирлар, мөселман халкының милли ризыклары һәм киемнәре тәкъдим ителә. Һәр халык мәдәниятенә аерым аудитория бүленгән булачак. Нәтиҗәдә, кунаклар татар, казах, төрек, үзбәк, таҗик һәм гарәп халыкларының мәдәнияте белән танышачак, аларның милли ризыкларын да татып карый алачаклар.
Икенче өлештә командалар әзерләгән документаль һәм уен фильмнары күрсәтеләсе. Ахырда иң яхшы документаль һәм уен фильмы, режиссер һәм оператор эше, актер уйнавы һәм тамашачылар күңелен яулап алучы билгеләнәчәк.
Шулай ук фестиваль барышында һәр команда үзенең факультет юнәлеше белән таныштырып үтәчәк.
Нәтиҗәләрне мәдәният һәм фән әһелләреннән торган жюри әгъзаләре билгеләячәк.
Президент идарәсенең дин берләшмләре белән үзара хезмәттәшлек вәкилләре, ТР МДНнең, Президентның тышкы эшләр деппартаментының, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Татарстанның мәктәп директорлары мәҗлеснең хөрмәтле кунаклары булып торачак.
Фестиваль сәгать 9.00дә башлана. Ул Казан шәһәре, Газовая урамы 19 нчы йорт адресы буенча узачак. Башка мәгълүматны 277-57-95 телефоны аша белешә аласыз, дип хәбәр итә РИУ мәгълүмат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел