Заманында Тукай «И каләм, безгә һәр даим ярдәм һәм мәрхәмәт ит!» дип мөрәҗәгать иткән. Бүген каләмне клавиатура алыштырган заманда яшәвебезне искә алып, шигъри күңелле, иҗади фикер йөртүчеләрне Тукай елына багышланган «Inter@каләм» («Интернет@каләм») бәйгесенә чакырабыз.
«Intertat.ru» Татарстан электрон газетасы шигърияттә яңа исемнәрне барлау, укучыларны яңа шигырьләр белән таныштыру һәм сетература традицион әдәбиятның яңа бер популяр юнәлеше булуын күрсәтү максатыннан үзенчәлекле интерактив конкурс уздыра. Интерактив дию ул, бәйгедә катнашучылар һәм башка укучыларыбыз да сайтта үзара аралаша, фикерләрен уртаклаша, бер-берсен бәяли ала дигән сүз.
«Inter@каләм» шигырь конкурсы дүрт тема буенча ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Темалар мондый:
милли шигырь;
мәхәббәт шигыре;
тормышчан шигырь;
үзгә шигырь.
Беренче этап. Һәр айда сайтта урнаштырылган һәм иң күп укылган, игътибар яулаган дүрт шигырьгә унар бал биреп барыла.
Икенче этап. Ел ахырында барлык катнашучылар арасыннан дүрт номинациядә җиңүчеләр — иң күп бал җыйган шигырьләр атала. Аларның авторларына бүләкләр биреләчәк. Моннан тыш тагын ике махсус урынны танылган шагыйрьләребез билгеләячәк.
Конкурс таләпләре:
1. Ел ахырына кадәр авторлар исемнәрен күрсәтә яисә псевдоним белән яза ала.
2. Бер автор дүрттән артык шигырь тәкъдим итә алмый.
3. Авторларның яше чикләнмәгән.
Конкурс 12 апрельдән башлана. Һәр айның 12 сендә айлык йомгак ясала. Шигырьләрне interkalam@mail.ru га юлларга кирәк. Әлеге e-mail адрес спам-ботлардан сакланган, аны карар өчен Сезгә Javascriptны кабызу сорала. аннары аны электрон почтага юллау мәслихәт. Алар биредә — «Шигъри почмакта» урнаштырылып, укучыларга тәкъдим итеп барылачак, дип хәбәр итә intertat.ru

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел