Бүген Татарстан мөселманнарының бишенче корылтае узды. Бу юлы чираттан тыш үткәрелә торган җыен мөфти сайлау максатыннан җыелды һәм ул Камал театрында узды. Татарстанның мөфтие итеп Илдус хәзрәт Фәизов сайланды, ул 527 тавыш җыйды. Шулай ук анда яңа мөфтинең беренче урынбасары итеп РИУның шәригать факультеты деканы Габдулла хәзрәт Әдгәмов сайланды, Татарстанның баш казые булып, элеккеге Җәлил хәзрәт Фазлыев калды. Татарстан мөселманнарына кагылышлы мәсьәләләргә дә игътибар булды, Уставка төзәтмәләр һәм өстәмәләр кертелде, гербның кыяфәте дә бераз үзгәрәчәк икәнлеге ачыкланды.
Корылтайда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков, Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин һәм башка күп сандагы рәсми затлар катнашты, 500 дән артык дин эшлеклесе һәм 150ләп кунак булды.
ТР Президенты дин әһелләрен, кунакларны сәламләп: «Без диннәр һәм милләтләр арасындагы ныклы элемтәләр белән горурланабыз. Бу — Татарстандагы тынычлыкның билгесе. Хәзрәтләребез мөселманарны берләштерә, татулыкны ныгыта. Киләчәктә дә халык күңеленә бердәмлек, татулык орлыклары сеңдерерсез дип ышанам. Мөселманнарның беренче корылтае узганнан соң бердәм дини нәзарәт оешты. Халкыбызның мирасына нигезләнеп күп кенә игелекле эшләр башкарылды. Бу эшчәнлек ата-бабаларыбыздан килгән Әбү — Хәнифә мәзһәбенә нигезләнә. Бу юлда без бердәм», — диде. Корылтайның мөселманнар өчен мөһимлеген ассызыклады. Татарстанда диннең алга таба үсеше бүгенге карарларга бәйле булуы хакында әйтте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел