«Татар-информ» агентлыгында уздырылган видеоконференциядә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәламәтлеге ни хәлдә, дигән сорауга җавабында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының гаиләне, ана булуны, аталыкны, балалыкны саклау бүлеге җитәкчесе Елена Игнашина түбәндәге мәгълүматлар китерде.
Хәзерге вакытта яңа туган 1 айга кадәрге сабыйларның 4 проценты гына тулысынча сау-сәламәт була, 92 процентының сәламәтлегендә төрле дәрәҗәдә, хәтта хроник авыруларга кадәр тайпылыш бар.
Бүген балаларның мәктәпкә килгәндә 10-14 проценты сау-сәламәт булса, урта белем алып чыкканда 9 процент тирәсе генә хроник авырусыз исәпләнә. Авыруларның күпчелеге умыртка баганасы, күз һәм сулыш органнарына кагыла. Хәзер мәктәп программаларында исә бу төр чир юнәлешләре исәпкә алына башлады.
Министрлык вәкиле искәрткәнчә, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы ТР Президентының «Бәләкәч» программасында 3 яшькәчә булган балаларны сөт продуктлары белән бушлай тәэмин итү ягыннан катнаша. Былтыр старт алган әлеге программага 292,5 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән, бу исә 2009 елдагыдан 132 млн. сумга күбрәк; быел — 328,2 млн. сумга якын, бу былтыргыдан 35,6 млн. сумга артыграк, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.
Сөт ризыклары белән тәэмин ителеш өчен республикада элек 11 сөт кухнясы эшләгән, аннары узган 1 сентябрьдән алар оптимальләштерелгән. Кефир, эремчек, сөт ише балалар өчен махсус әзерләнгән ризыкны Яшел Үзән сөт комбинатыннан республика үзәк район хастаханәләре, балалар поликлиникалары ризык өләшү пунктларына 7 «КамАЗ» машинасы белән диспетчерлык үзәге карамагында ташу гамәлдә. Шуңа өстәп, Казанда «Шатлык» сөт кухнясы балаларга ризык әзерли. Программа буенча 1 балага аена 607,5 сумлык сөт продукты каралган. Нәтиҗәдә, узган елда –3 яшькәчә булган 40,9 меңләп сабыйга, быел мартка кадәр 39,5 меңгә якын хезмәт күрсәтелгән, диде Е.Игнашина.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел