Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин: «Ислам дине халыкны яңадан торгызуда төп фактор булырга мөмкин»,- дип белдерде Рамзан Кадыйров инаугурациясе мәҗлесендә.
«Сер түгел, Рамзан Кадыйров үз эшчәнлегендә исламга таяна, бу исә күпләрнең кыек карашын уята иде. Андый кешеләр исламда янау һәм куркынычлык кына күрергә ияләшкән. Без-Россия мөселманнары, сезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез, чөнки сез Чәчән Республикасы мисалында халыкны торгызуда, илнең үсешендә ислам диненең төп фактор булуын күрсәтәсез. Чын мөселман үз илен, ватанын хөрмәт итәргә тиеш һәм сез моны бертуктаусыз исбатлап торасыз. Ә Россия мөселманнарының Россиядән башка ватаннары юк!»-, дип чыгыш ясады Равил хәзрәт Гайнетдин. Аның фикеренчә, Р. Кадыйров чәчән халкының лаеклы лидеры. Һәр халык үз җитәкчесенә лаеклы, дип күрсәтә тормыш тәҗрибәсе. Без исә лаеклы халыкның-лаеклы җитәкчесе барлыгына шаһит булдык.
«Кавказда олы яшьтәге кешене бик хөрмәт итәләр. Чәчән президенты шундый яшь-дигән сүзләрне дә ишетергә туры килде. Әмма, кешенең яше аның яшәгән елларына гына карап билгеләнми. Бу яшькә шулай ук ул яхшылык эшләгән кешеләрнең яше дә кушыла. Болай санасак, илдә шулкадәр олы яшьтәге кешеләр күп түгелдер», — дип тә өстәде Р.Гайнетдин.
Ахырда мөфтий Р.Кадыйровка үзенең ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер булуын белдерде. Аңа сынауларга һәм дәгъваларга каршы нык тора алуын, карарлар кабул иткәндә акыллылык, зирәклек һәм хыянәтсез, турылыклы, гадел ярдәмчеләре булуын теләде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел