«Идел-Хаҗ» төбәкара хаҗ мәркәзе генераль директоры Аяз хәзрәт Мингалиев Россиянең хаҗ буенча рәсми делегациясе составында Согуд Гарәбстаны Корольлегендә булып кайтты дип яза "Татар информ". Хаҗ миссиясе сәфәре вакытында 2011 елда россиялеләрне хаҗ вакытында кабул итү мәсьәләләре турында сөйләшкәннәр. Аяз хәзрәт әлеге сәфәрне уңышлы һәм файдалы булды дип бәяли. Очрашулар Хаҗ эшләре буенча министрлыкта, транспорт бюросында, Согуд Гарәбстаны Корольлеге юл күрсәтүчеләренең берләштерелгән бюросында узган.
Очрашулар барышында Россия хаҗ миссиясенең узган елда үз эшен югары дәрәҗәдә башкарып чыгуы билгеләп үтелгән. Россия делегациясе, үз чиратында, квоталар санын арттыру, Мөздәлифә үзәнлегендәге урыннарны киңәйтү, транспортның сыйфатын яхшырту һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы сораулар бирде, дип хәбәр итә «Идел-Хаҗ» төбәкара хаҗ мәркәзе матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел