5 апрельдә РИУда Студентлар дебаты ярышының икенче өлеше үткәрелде. Монда «Татарлар бәрүе» һәм «Ислам нуры» командалары очрашты. Бу юлы -ислам оешмалары Сабантуй һәм башка шундый дәүләт бәйрәмнәрендә катнашырга тиешме, дигән темага бәхәс алып барылды.
«Ислам нуры» командасы, дин башлыклары шәхсән мондый бәйрәмгә бара ала, әмма дин вәкиле буларак түгел, дигән фикерне яклады. Ләкин «Татарлар бәрүе» мөселман — ул исламның йөзе, ул шәхси рәвештә ярамаганны хупларга, ә дин әһеле буларак аны яманнарга тиеш түгел. Бу икейөзлелек була, дигән карашта торды.
Төп дәлил — Сабантуйда күбесенчә этник мөселманнар җыела, аларны дәгват кылу өчен Сабантуй мәйданы — яхшы урын. Болай гына да түгел, мөселманнарга җәмгыятьтән аерылырга ярамый, башка конфессия әһелләреннән читләшеп, бәйрәмнәре белән котламау-бу бары тик исламның абруен, дәрәҗәсен генә төшерәчәк.
Нәтиҗәдә, ике команда да уртак фикергә килде: дин әһелләре дәүләт бәйрәмнәрендә, Сабантуйда да, катнаша алалар, ләкин бу бәйрәмнәрдә ислам кануннарына каршы килүче әйберләр булмаган очракта гына.
Шулай итеп, «Татарлар бәрүе» төркеме җиңеп чыкты, аларның девизы-: «Наданлыкка каршы интеллект белән бәрик!».
12 апрельдә узачак алдагы турда «Әл-Ильму Нур» һәм «Тәвәккәл» төркемнәре ярышачак. Алар инде хәзерге заман дин әһеленең тышкы кыяфәте асыл зат төслеме, яки конфессиональ булырга тиешме дигән сорауны караячаклар.
Ярышта җиңүчеләрне жюри һәм тамашачылар тавыш биреп билгелиячәк.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел