(Казан, "Татар ислам", Рузилә Гәрәева). БМО агентлыгының үз илләреннән күчәргә мәҗбүр булган кешеләр белән эшли торган (UNHCR) хезмәте мәгълүматлары буенча, моннан якынча 10-14 көн элек, Ливия портыннан ике зур кораб йөзеп китә, һәм әлеге көнгә хәтле аларның пассажирлары хакында бернинди дә хәбәр юк. Хәзергә исә 400 дән артык кеше хәбәрсез югалган дип исәпләнә.
«Без белгәнчә, корабтагы кешеләр Африканың төрле илләреннән, күбесе исә Эфиопия, Сомали һәм Эритреи дәүләтләреннән була», — дип сөйләгән БМО оешмасының Женевадагы вәкиле Андрей Махечич (Andrej Mahecic). Шулай ук, бер кораб Ливия портыннан 22 мартта 335 пассажир белән кузгалып киткән дип әйтелә. Италия мәгълүмат чаралары икенче корабтагы 68 кеше йөзү вакытында һәлак булган дип саный, әмма әлегә рәсми белдерүләр юк.
«4 мартта шәһәр моргына ун кеше мәетен китереп ташладылар, алар Африка качаклары булса кирәк», — дип сөйләгән Триполи шәһәрендә хезмәт иткән православие дине вәкиле Джованни Инноченцо Мартинелли.
«Аларны Триполи комлыкларында тапканнар: 8 ир-ат һәм 2 хатын-кыз. Алар Африка иммигрантлары, әмма кайсысы нинди илдән икәнлеген ачыклавы читен, чөнки йөзләре бик каты имгәнгән»,-ди ул. Аның сүзләренчә, тагын бик күп мәетләр Триполидан 40 чакрым ераклыкта урнашкан Гарабулли бистәсе комлыгында табылган.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел