Төркиядә Казанны тәкъдим итү һәм 2013 елда узачак Универсиада турында видеофильм күрсәтү булып узды. Татарстан башкаласын тәкъдим итү мэрларның 2 нче Азия форумында үтте, шул нисбәттән, Казан шәһәренә, Бөтендөнья студентлары уеннарына кызыксыну уятты. Истанбул мэры Кадыйр Төпбаш рәсми очрашу барышында Универсиада вакытында Казанга киләчәге турында да хәбәр итте KZN.ru.
31 март-3 апрель көннәрендә Истанбулда узган 2 нче мэрлар Азия форумында Казан шәһәре Думасы сәркатибе Людмила Андреева җитәкчелегендә Казан делегациясе катнашты. Форумда төбәк регионнар һәм дәүләтләрнең сәяси тормышында җирле хакимиятнең ролен арттыру турында сүз барды.
Людмила Андреева хәбәр иткәнчә, форумда 250дән артык мэр һәм 35 илнең 60 шәһәреннән муниципалитет вәкилләре, шулай ук 10нан артык халыкара оешманың җитәкчеләре катнашты. Алар арасында Истанбул, Тәһран, Әнкара, Алеппо, Будапешт, Кабул, Триполи, Тбилиси, Пловдива, Кельн, Бәйрут һәм башка шәһәрләр мэрлары бар иде. Күпсанлы Азия шәһәрләреннән тыш Европа (Германия, Франция, Румыния, Венгрия, Болгария) муниципалитетлары да тәкъдим ителгән иде. Россия исеменнән Казан шәһәре катнашты. Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятнең Евроазия бүлеген Казан, Бишкәк һәм Ош шәһәрләре тәкъдим итте.
Форум кысаларында Казан шәһәре Думасы сәркатибе Истанбул мэры Кадыйр Төпбаш белән очрашты. Очрашуда ике шәһәрнең киләчәктә хезмәттәшлеге, мәдәни бәйләнешләрне үстерү юнәлешләре, 2011 елда Истанбулда мәдәни мирас буенча Евроазия конференциясе оештыру мәсьәләләре каралды. Шуны да әйтергә кирәк, быел май ахырында — Сабантуй вакытында — Истанбулның үзәк өлешендә Габдулла Тукай паркын ачу тантанасы планлаштырыла.
Форум үткәрү көннәрендә Казан делегациясе Тәһран мэры Мөхәммәд Багер Галибаф белән очрашты. Ике якны үстерү өлкәсендә кызыксыну хакында фикерләр әйтелде, шәһәр проблемаларын хәл итү буенча тәҗрибә алышу, җәмәгать транспорты эшен оештыру турында сүз булды.
Мэрлар форумы утырышы «Мэрларның Азия форумы» оешмасын булдыру турындагы резолюция кабул итүе белән тәмамланды. Оешманың җитәкчелегенә Казан мэры Илсур Метшин кертелде. Оешманың рәисе итеп бер тавыштан Истанбул Мэры Кадыйр Төпбаш сайланды, генераль сәркатип вазыйфасына Мөхәммәд Хададиби (Тәһран, Иран) билгеләнде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел