«Инфо-Ислам» мәгълүмат агентлыгы сайтына керүчеләр арасында «Россиядә мөселманнар башкаласы итеп кайсы шәһәрне сайлыйсыз?» дигән сораштыру үткәрелде. Тәкъдим иткән шәһәрләрдән Казан 70% тавыш алды, аннан соң 13% белән Грозный шәһәре китә, 5,5% ниндидер башка шәһәр дигән җавапны сайлады, 5% Мәскәү дип уйлый, 4,5% Уфа шәһәре һәм 2% Түбән Новгород шәһәрен сайлады.
Билгеләп үтик, әлеге чара социологик тикшеренү түгел, ә бары тик сайтка керүчеләр арасында үткәрелгән сораштыру гына. Сайт статистикасыннан күренгәнчә, Мәскәүдән һәм Казаннан бер үк күләмдә диярлек кулланучы керә. Бу игътибарга лаек.
Үз чиратында, редакция «Мөселманнар каласы» дип динне тотырга максималь рәвештә уңайлыклар булган шәһәр саналырга тиеш дип саный. Ягъни, киңәйтелгән инфраструктура — мәчетләрдән алып, хәләл ашханә һәм рестораннарга кадәр, мөселман фирмалары, мөселман хатын-кызларына һәм ир-атларына эш урыннары булуны таләп итәдер.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел