Россия Мөфтиләре Шурасы резиденциясендә РМШ рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин Ислам Үсеш Банкы вәкилләре белән очрашты. Очрашу Ислам Үсеш Банкының илнең әйдәп баручы мөселман оешмасы-Роосия Мөфтиләр Шурасы белән алга таба булачак хезмәттәшлегенә багышланды. Кунаклар, аерым алганда, Босниядагы мисалны китерделәр, 2 млн. мөселман яшәгән илдә Ислам Үсеш Банкы 30 млн. долларлык проект һәм программаларны гамәлгә ашыра. Ә 24 миллион мөселманнар яшәгән Россиядә исә 6,8 млн. долларлык 32 бердәм проект кына эшләп килә дип билгеләп үтте белгечләр.
Кунаклар зур игътибарлылык һәм хәбәрдарлык белән хәләл өлкәсендә барган проектлар, ислам банкингы өлкәсендәге тикшеренүләр һәм башка эшләр турында кызыклы әңгәмә алып бардылар.
Очрашу вакытында хезмәттәшлекнең мөмкин булган өлкәләре каралды һәм алар ике як тарафыннан да хупланды, дип хәбәр ителә Россия Мөфтиләр Шурасы сайтында.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел