Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Мәдәният һәм мәгълүмат министрлыгы бөтен дөнья буйлап мондый китапханәләрне ачу белән шөгыльләнә. Бүген Россия Ислам университетында безнең илдәге иң зур Ислам китапханәсе ачыла дип белдерә "Татар информ". Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Мәдәният һәм мәгълүмат министрлыгы бөтен дөнья буйлап мондый китапханәләрне ачу белән шөгыльләнә. Россиядә әле мондый китапханә беренче тапкыр ачыла.
Ачылышка Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Мәдәният һәм мәгълүмат министры урынбасары Абдель Азиз ибн Салех ибн Салама һәм Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле Илчесе Хәсән Гали Җәгъфәр килә.
Китапханә фондында 22 мең исемдәге 40 мең китап бар. Болар — тел белеме, теге яки бу ил турында сөйләүче, география, социология, политология, икътисад, информатика, философия, логика һәм психология буенча китаплар, сүзлекләр; әхлак, мәдәният, ислам сәнгате, гореф-гадәтләр, дин гыйлеме, Коръән фәннәре һәм Коръән аңлатмалары (тәфсир), хәдис һәм хәдис белеме, Пәйгамбәребезнең тормышы (сира), күренеекле Ислам галимнәре һәм эшлеклеләре тормышы, тарихына кагылышлы әдәбият; бәләкәй мөселманнар өчен әдәбият.
Гарәп телендәге бөтен әдәбият Согуд Гарәбстаны, Мисыр, Ливан, Сирия, Иорданиянең әйдәп баручы нәшриятларында басылып чыккан һәм ислам фәннәренең бөтен традицион юнәлешләрен колачлый.
РИУ бинасында китапханә өчен махсус блок булдырылган. Анда китаплар саклау өчен аерым урыннар, уку залы бар. Әлеге китапханәдән РИУ укытучылары һәм студентлары гына түгел, гарәп дөньясы белән кызыксынучы барлык галимнәр, теологлар һәм башка вузлар студентлары да файдалана алачак.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел