Абдалла ибн Абдел Азиз Әл-Сауд исемендәге китапханә тантаналы рәвештә 4 апрельдә Казанда ачылачак. Китапханә РИУ нигезендә ачыла. Аның фонды 22 мең исемлек һәм 40 меңгә якын берәмлекне үз эченә алган. Болар исә китаплар һәм тел белеме, илне өйрәнү, география, социология, политология, икътисад, информатика, философия, логика, психология сүзлекләре, әхлак, мәдәният, ислам сәнгате, йолалар һәм традицияләр, ислам дине тәгълиматы, гыйльме, кагыйдәләре, ислам хокуклары, Коръән тәфсире, хәдисләр, мөселман балалары өчен булган әсәрләр, Пәйгамбәребез (с.г.в.) тормышы, күренекле ислам әһелләренең, галимнәренең тормышларын, хезмәтләрен өйрәнү темаларына булган әдәбиятны күздә тота.
Барлык китаплар да гарәп телендә. Алар Согуд Гарәбстаны, Мисыр, Ливан, Сүрия, Иорданиянең әйдәп баручы нәшриятларында чыгарылган һәм ислам фәннәренең барлык традицион юнәлешләрен урап ала.
Билгеләп үтәргә кирәк, Согуд Гарәбстаны Корольлеге Мәдәният һәм мәгълүмат министрлыгы мондый китапханәләрне дөнья буенча тарату белән күптәннән шөгыльләнә. Әмма Россия өчен бу гадәти булмаган күренеш республикабыз өчен зур бүләк.
РИУ да китапханә өчен махсус блок әзерләнгән , анда китаплар саклау өчен бүлмәләр һәм уку залы урнашкан. Бу китапханә белән РИУ укытучылары һәм студентлары гына түгел, башка уку йортларының илаһият, гарәп теле белгечләре, студентлар да куллана ала.
Казанга китапханә презентациясенә махсус рәвештә Согуд Гарәбстаны Корольлеге мәдәният һәм мәгълүмат министрының урынбасары Абдел Азиз ибн Салех ибн Сәлама һәм Россия Федерациясендә Согуд Гарәбстаны Корольлеге илчесе Хәсән Али Җәфәр киләчәк.
Тантаналы ачылудан соң, кунаклар РИУ белән танышачак, аннан соң Коръән -хафизләр әзерләү үзәгенә , гарәп теле һәм ислам мәдәнияте бүлмәсе, Дистанцион рәвештә өйрәнү үзәгенә узачак. ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, РИУ ның конференция залында кунаклар РИУ студентлары һәм укытучылары, ТР Фәннәр Академиясе галимнәре белән очрашачак.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел