Свердловск өлкәсенең Сысертск шәһәр округының Октябрьский поселогында урнашкан «Нур» мәчете карамагындагы «Возрождение» («Яңарыш») мәдрәсәсендә уку елы тәмамлану сәбәпле җитәкчеләр «Баллы табын» исемле балалар бәйрәме үткәрәчәк. Чара 10 апрельдә уза.
Ислам.ру корреспондентына җитәкчеләрнең берсе, укытучы- теология белгече Руслан Нурмаметов түбәндәгене сөйләде:»Мондый мәҗлес беренче мәртәбә генә үткәрелми. Анда мәдрәсә укучыларының балалары һәм оныклары катнаша. Балалар кечкенә вакыттан ук мәчеткә йөрергә тиеш, мөселманнардан Ислам турында мәгълүмат тупларга».
Балалар өчен тәмле ризыклар гына түгел, мавыктыргыч уеннар, конкурслар, викториналар булачак. Әлбәттә, җиңүчеләрне бүләкләр көтә. Мәдрәсә администрациясе теләгәннәрне бәйрәмгә чакыра. Балаларның яше чикләнмәгән.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел