Salaam Cruise проекты Багамага 3 көнлек «хәләл» круизга гаризалар кабул итә. Ул 2600 кешене сыйдыра алган корабльдә спиртлы эчемлекләр, азартлы уеннар булмаячак, хәләл меню һәм хатын -кызлар өчен аерым бассейн белән тәэмин итүне күздә тота.
Бу проектка нигез салучы Шуайб Хәниф болай ди:"Минем дустым берничә круизда булып кайтты. Шуннан соң аның берләшмәсеннән булган мөселманнар да бу теләкне белдерде, әмма хәләл шартлар булуы гарантиясе булса гына!» Хәнифнең сүзләренә караганда, әлегә алар планнарын чынга ашыру өчен мөселман галимнәре белән эшлиләр.
Infocusnews.net хәбәр иткәнчә, беренче круиз 2012 елның 27 гыйнварында Майями шәһәреннән китәчәк, ул Багамадагы Нассо портына таба барачак, шуннан сон 30 гыйнварда алар кире кайтачак.
Круиз вакытында ислам темасына багышланган лекцияләр, шигъри кичәләр, каллиграфия дәресләре, уенлы шоулар, балалар өчен булган программалар тәкъдим ителәчәк. Бәяләр 1 кеше өчен 500$дан 1000$ хәтле тибрәнәчәк. Бәяләр кабинаның урнашуына, зурлыгына, кеше санына караячак.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел