Тәкъвим. Ураза-2025. Куллан.

Намаз вакытлары Татарстан Диния нәзарәте сайтында бар. Анда сәхәр – иртәнге ашау һәм ифтар – авыз ачу вакытлары күрсәтелә. 

БӘЙЛЕ
2025 Мар 06

 

Быел 28 февральдә, кояш баеганнан соң, Рамазан-шәриф ае керде. Рамазан уразасы 1 мартта (шимбә) тотыла башлады. Ураза тоту тәртибен алдан белеп тору өчен, кулланма тәкъдим итәбез.

 

Быел ураза тоту 29 көн була. Уразаның соңгы көне – 29 мартта. Ураза бәйрәме 30 мартка (якшәмбе) туры килә. Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы шулар хакында карар кабул итте.

Фитр сәдәкасы

  • фитр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 57 мең сум (көмеш буенча);
  • зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 720 мең сум (алтын буенча);
  • фитр сәдакасының аз күләме – 200 сум;
  • зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә – 1100 сум.

 

Фитр сәдәкасын кайчан бирергә?

Әбу Дауд китергән бер хәдистә болай диелә: «Пәйгамбәребез (салләллаһү галәйһи вә сәлләм), ураза вакытында буш сүз сөйләп, бушка уздырган вакыт өчен чистарыну буларак һәм мохтаҗларны ашату нияте белән, фитр сәдәкасын тиешле кылган. Фитр сәдәкасы бәйрәм намазына кадәр бирелсә, (тулысынча) кабул булыр, ә бәйрәм намазыннан соң бирелсә, гадәти сәдәкадан китәр».

Хәнәфи галимнәре фитр сәдәкасының түбәндәге үзенчәлекләрен билгеләгәннәр:

  • Исламда фитр сәдәкасы, зәкәт кебек, матди чыгымнар сораучы гыйбадәт санала.
  • Фитр сәдәкасы (авыз ачу сәдәкасы) ураза бәйрәме мөнәсәбәте белән бирелгәнгә күрә шулай атала.
  • Бу сәдәка изге Рамазан аенда ураза тоту мөмкинлеге биргән Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән бирелә.
  • Бу сәдәка Рамазан аенда булган гөнаһ, кимчелекләрне каплау нияте белән бирелә.
  • Фитр шулай ук аз керемле, мохтаҗ кешеләрне бәйрәм уңаеннан шатландыру максатыннан да бирелә.
  • Фитр сәдәкасы вәҗиб хөкемендә.

 

Фидия

Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен, тотылмый калган һәр көн өчен 400 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Намаз вакыты

Намаз вакытлары Татарстан Диния нәзарәте сайтында бар. Анда сәхәр – иртәнге ашау һәм ифтар – авыз ачу вакытлары күрсәтелә.

Ураза тотарга теләгән кешеләр таң беленгәнче сәхәрләрен тәмам кылырга тиеш. Төнге һәм витр намазларын укучылар таң беленгәнче укып бетерергә тиеш.

Ахшам намазы кояш тулысынча батып бетү белән керә. Ураза тоткан кешеләргә бу вакытта авыз ачарга кирәк була.

Диния нәзарәте телеграм-каналында Рамазан ае календаре чыкты.

 

 

Фото: © https://t.me/dumrt_tatar

 

Кайсы вакытта авыз ачарга ярамый?

Әгәр берәр җирдә (мәсәлән, күп катлы йортларының өске катларында) кояшның дискы горизонтта югалып бетмәсә, югалып беткәнен көтәргә кирәк була. Аңарчы ахшам намазын укырга һәм авыз ачарга ярамый, диелә Диния нәзарәте сайтында.

 

Сәхәр

 

Сәхәр ашауның фазыйләте турында 2 хәдис бар.

Рәсүлебез (аңа Аллаһының сәламе булсын) Мөхәммәд пәйгамбәр: «Сәхәрне ашагыз, анда бәрәкәт бар», – ди. Бәрәкәтнең мәгънәсе бик киң. Бәрәкәт ул – саулык-сәламәтлек, ризык, иминлек тә.

Башка бер хәдисендә рәсүлебез: «Китап әһелләренең уразасы белән мөселманнар уразасының аермасы – сәхәрдә», – ди. Ягъни башка диннәрдә дә ураза бар. Әмма аларда сәхәр дигән нәрсә юк икән. Шуңа күрә сәхәр мөселманнар уразасын башка диннәр уразасыннан аерып тора.

 

Йоклап калсаң, сәхәр ашамыйча ураза тотарга ярыймы?

Әгәр кеше йоклап калса, ул фарыз-мәҗбүри түгел. Әгәр кешенең бөтенләй ашыйсы килми икән, ул вакытта кеше тәгам җыймаса да, ураза тотарга дип ният кыла икән, аның уразасы, иншалла, кабул булыр. Әлбәттә, ураза тотам, дип ниятләү мәҗбүри.

Әмма пәйгамбәребезнең сөннәтен үтим дип, сәхәрдән булсын дип, бер генә йотым су кабып куйсагыз да, бу – безнең өчен зур нигъмәт-бәрәкәт була ала. Бу турыда «Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» телеграм-каналында аңлаталар.

Сәхәр догасы

Сәхәр ашап бетергәч, уразага ният кылына. Татарча: иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр, дип.

Гарәпчә ният кылу мәстәхәб булыр:«Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи Тәгааләә».

Ифтар

Расулүллаһ салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйткән: «Берегез ураза тоткач, хөрмә белән авыз ачсын, хөрмә тапмаса, су эчеп ифтар кылсын. Чөнки су – пакьләүче» (Тирмизи). Бу хәдис «Хозур дин турында» телеграм-каналында китерелә.

Ифтарда авыз ачуны ничә минут көтеп торырга?

Имам Әл-Бохаридан тапшырылган хәдистә болай диелә: «Минем өммәтем авыз ачарга ашыга торган булганда, аларны бәрәкәт калдырып китмәс». Имам Ән-Нәвәви, бу – хәдис вакыты керү белән үк, кичектермичә авыз ачарга кирәклеген аңлата, дип язган.

Димәк, вакыт кергәч тә, озакка сузмыйча, хөрмә җимеше яки су белән авыз ачарга тырышырга тиешбез. Бу – Расүлебезнең сөннәте», – дип яза хәзрәт.

Аннары ул тагын аңлатма бирә. «Кардәшләрем, әссәләмү галәйкүм! Бу постка шундый аңлатма биреп үтәсе булдым: «авыз ачуны кичектермәү» дигәндә, сүз ифтар вакыты җитеп тә, 10-15 минут, хәтта берәр сәгатькә кадәр авыз ачарга ашыкмау, моны соңга калдыру хакында бара.

Галимнәребезнең әйтүе буенча, авыз ачу вакыты кергәннән соң 30 секунд – 1 минут тирәсе көтеп тору хәерле булыр.

Ифтар догасы

Авыз ачканнан соң: «Аллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәнтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү. Фәгфирлии йәә гаффәәрү мә каддәмтү үә мә әххартү».

Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл, дип дога кылабыз.

 

Кызыклы булырга мөмкин темалар һәм тэглар: БРИКС Владимир Путин Иран Фәләстин ислам дине Коръән сөннәт иман Дагыстан намаз мөселманнар сөннәт пәйгамбәр мөселман кызы  Чечня хиҗаб мәчете хакыйкать Мөхәммәд ихсан Рамазан Рамзан Кадыйров Рөстәм Миңнеханов Минниханов Рустам пост сөйләшү фидья фидия фитр зәкят закот фитер Ураза гаит гает бәйрәм Корбан Ингушетия кавказ хәдисләр аят мөселман Махачкала азан иман сүрә Мәдинә Мирзоев Рахмонов Эрдоган Төркия Дүшанбе дүшәмбе Таҗикстан Бишкек күлмәкләр видео дин рәсемнәр мәхәр никах һәм КЧР секс кием кибет хакыйкать тормыш Чечня намаз мөселманнар Ингушетия риба банк акчалар финанс байлык бай кияү кәләш туй искәртү Мәскәү дәһшәтле мөселман мәчете хиҗаб хәдисләр хәдис Россия акча байлык алтын калфак Рамадан өммәт Мөхәммәд хаҗ авар чечен Адыгея Сочи Краснодар хәләл ашамлык рецептлар маркет Уфа акча эшләү Өфө кафе эш акча бизнес тортлар Астана кунакханә Самара ял Экспо эш туризм Әстерхан яңалыклар халал хәләл татар татарлар татарстан Казан кызы радио ТВ Болгар Күңел малай вайн туган теле мин Мәскәү татарлары эстрада Татария Башкирия Пенза Самара Әләзән Елюзань белозерье Ләмберә лямбря аңларлар Хәбип нурмагомедов мөрид суфи суфый тарикат тәрикат Чиләбе новосибирск екатеринбург омск Питер ростов кием Воронеж красноярск волгоград любовь мода Пермь Саратов Владивосток ир-атлар израил исраил ливан газа иорданның көнбатыш яры Иерусалим туризм сәяхәт диңгез Дубай Мисыр Шарджа Чаллы Түбән Кама Казахстан Нива көз Әлмәт Башкортостан аксессуарлар Лаеш балалар ХМАО Татарстан24 фото почта подписка әбүнә алматы астана хакыйкать Яр Чаллы Бөре баймак Сибай казакъ казакъ токаев намаз Нурсолтан тукай габдулла мөфти тараз Атырау актау Назарбаев караганда Актүбә токаев алматы бисмиллә каспийск костанай БДБ СССР ташкент Бохара Сәмәрканд баку мөселманнар фильмнар прикол үзбәкләр төрекмәннәр Ашхабад Калмыкия бурятия Байкал Төмән томск интернациональ петропавловск футбол фильм карагандаманикюр тырнаклар үстерү хна Матурлык матур Казахстан дизайнерлары рәссам җыр татарча Үзбәкстан авиабилетлары Нәвои Бохара сәяхәт техника Бишкек Кытай уйгурлар хива күпләп сату мода одесса китерү беларусь фирганә ош андижан Исфара ходжанд Әфганстан Һиндстан Африка америка җиддә каһирә мисыр Алжир Тунис Марокко корсак биюе спорт җырлар музыка текст шигырь котлау котлаулар нашид нәшит мөнәҗәт бәхет гаилә никах танышу танышулар димче яучы анкета фото фотография видео Дуслык өйләнү кияүгә чыгу өйләнү мәхәббәт чит ил кешесе гарәп төрек Иран иранлы яһүд Рус Фин Француз Англия Берлин Алмания Германия Курган Тверь Мурманск укытучы дәресләр мәдрәсә мәчет университет теология КФУ ПФУ КДУ табиб медицина дәвалау авыру туу үлем тормыш өй бакча яшелчә бакчасы уку биткә ботокс китабы пластика иренгә операция ясарга стоматология тешләр Пластик хирургия сөннәт сөннәтле сөннәтләү ковид салкын тию фитнесс ябыгу ашау кухня туризм гид экскурсовод экскурсияләр Зөя Рус Православие Чиркәве иконасы Кремль Бауман кунакханәсе кыстыбый милли кухня кухнясы Бөгелмә бәлеш өчпочмак татар гобәдия чәк-чәк баурсак бавырсак токмач токмачы талкыш кәләвә чәк-чәк чәк-чәге арча балтач актаныш Азу кухня ресторан бию шаярту юмор биюләре Брайл туй тамада алып баручы хәләл яучы чәй мәтрүшкә Кофе бальзам бәлзәм дару шифа шифалы Сәламәтлек Идел сәяхәт тур кунакчыл банкет Кейтеринг шоу программа концерт фольклор Сабан туй сабантуй Нәүрүз гаете Корбан дизайн дизайнер бизәү супер тамада диктор җырчы Тямаев Элвин Грей Салават Фәтхетдинов Бәдретдинова товарлар бизнес икътисад сәясәтче Мәдинә Камилә донорлар бөер органнары тәннәре бавыр йөрәге йөрәк борын йөз салават фәтхетдинов ришат төхвәтуллин фирдүс тямаев илсөяр бәдретдинова әлфия авзалова илһам шакиров мәрҗани мәчет мөнбәр тәфсир мөнбәр театр камал театры тинчурин кариев минзәлә чаллы байлар сабасы саба шәмәрдән кукмара

 

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе