Татарстан мөфтияте

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте бүген түбәндәге административ-территориаль структур бүлекчәләрне үз эченә ала: 10 казыят, 48 район мөхтәсибәте, теркәлү узган 1560 мәхәллә, 8 мәдрәсә. Шулай ук нәзарәт Казан ислам университетын, “Госмания”, “Нур” һәм "Ихсан" урта гомумбелем бирү мәктәпләре – хосусый белем бирү учреждениеләрен гамәлгә куючы, Россия ислам институтын һәм Болгар ислам академиясен гамәлгә куючыларның берсе булып тора. Әлеге уку йортларында 3852 шәкерт гыйлем ала һәм 283 мөгаллим укыта. Татарстан территориясендә урнашкан 690 мәчет каршындагы Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча  курсларда  12 250 шәкерт укый, 1450 кеше остазлык итә. Моннан тыш, ТР мөселманнары Диния нәшзарәтенең методик җитәкчелеге астында Хәләл стандарты комитеты, “ТР Вакфы” фонды, Татарстандагы рәсми хаҗ операторы “ДУМ РТ – Хаҗ”, “Зәкят” хәйрия фонды, “Хозур” нәшрият йорты эшчәнлек алып бара. 

БӘЙЛЕ
2024 Май 30

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте 1992 нче елда республикабыз мөселманнары корылтае карары белән оеша. Оешманың рәисе итеп мөфти Габдулла Галиуллин сайлана. 1992 нче елның 15 нче сентябрендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте юридик теркәлү уза.

Татарстан өммәте тарихында мөһим вакыйга булып 1998 нче елның 14 нче февралендә Казанда узган Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең III Корылтае тора. Берләштерү корылтае дип аталган әлеге съезд ТР МДН белән төбәк Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтен берләштерергә ярдәм итә (әлеге ике оешма үз эшчәнлеген Татарстанда 1994 нче елдан алып барган була). Берләштерелгән мөфтиятнең рәисе итеп мөфти Госман Исхаков сайлана.  

2011 елның 13 апреленнән Татарстан мөфтие итеп Илдус хәзрәт Фәизов сайлана. Диния Нәзарәтен ул 2013 елның гыйнвар аена кадәр җитәкли.

2013 елның апреленнән сайлаулар нәтиҗәсендә Татарстан мөфтие булып Камил хәзрәт Сәмигуллин хезмәт итә.

Корылтайда кабул ителгән карарлар нәтиҗәсендә, 1998 нче елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте (ТР МДН) Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы органнарында теркәлү уза.

ҮДО – ТР МДН үзенең дини эшчәнлеген:

Аллаһы Тәгалә иңдергән Коръән;

Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһының рәхмәте вә сәламе булсын) сөннәте;

Коръәнгә, Пәйгамбәребез сөннәтенә, имам Әбу Хәнифә мәзһәбенә ияргән факиһ һәм голәмәләрнең иҗтиһатында чагылган шәригать кануннары;

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституцияләре, 1997 елның 26 нчы сентябреннән 125-ФЗ номерлы "Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр" Федераль законы, башка норматив-хокукый актлар һәм ТҖ МДН Уставы нигезендә тормышка ашыра.

ТР МДНның төп вазифалары:

а) Ислам динен бергәләшеп үстерү һәм тарату максатыннан, Татарстан Республикасының мөселман дини оешмаларын берләштерү;

б) мөселман дини оешмаларының кануни бердәмлеген Коръән һәм Сөннәт нигезендә, Әбү Хәнифә традицион хокук мәктәбенә яраклаштырып тәэмин
итү;

в) республиканың мөселман берләшмәләренең рухи потенциалын көчәйтү һәм әхлакый нигезләрнең ныгыту;

г) тәрбия һәм белем дәрәҗәсен күтәрү, югары әхлаклы һәм гыйлемле  шәхесләр әзерләү максатыннан җәмгыятьтә рухи-әхлакый нигез булдыру;

д) җәмгыятьтә конфессия-, халыкара татулыкка һәм килешүгә ирешү;

е) Татарстан Республикасы мөселманнары һәм мөселман дини оешмаларына республикада законлы хокукларын, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртуда һәм Ислам динен таратуны тормышка ашыруда булышлык күрсәтү.

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте бүген түбәндәге административ-территориаль структур бүлекчәләрне үз эченә ала: 10 казыят, 48 район мөхтәсибәте, теркәлү узган 1560 мәхәллә, 8 мәдрәсә. Шулай ук нәзарәт Казан ислам университетын, “Госмания”, “Нур” һәм "Ихсан" урта гомумбелем бирү мәктәпләре – хосусый белем бирү учреждениеләрен гамәлгә куючы, Россия ислам институтын һәм Болгар ислам академиясен гамәлгә куючыларның берсе булып тора. Әлеге уку йортларында 3852 шәкерт гыйлем ала һәм 283 мөгаллим укыта. Татарстан территориясендә урнашкан 690 мәчет каршындагы Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча  курсларда  12 250 шәкерт укый, 1450 кеше остазлык итә. Моннан тыш, ТР мөселманнары Диния нәшзарәтенең методик җитәкчелеге астында Хәләл стандарты комитеты, “ТР Вакфы” фонды, Татарстандагы рәсми хаҗ операторы “ДУМ РТ – Хаҗ”, “Зәкят” хәйрия фонды, “Хозур” нәшрият йорты эшчәнлек алып бара. 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе