10 сентябрьдә мобил сайлау тәмамлана. Сайлаучы машина ота.

Татарстанда зур сайлау эшләре уза. Безне алда бик әһәмиятле сайлаулар көтелә. Йоклап калма, укучы!

БӘЙЛЕ
2025 Сен 10

 

Бердәм тавыш бирү ул!


14 сентябрьдә Татарстанда бөтен республика буенча бердәм тавыш бирү көне үтәчәк. Бу көндә халык Татарстан республикасы рәисен һәм 7663 җирле үзидарә органнары депутатын сайлыйчак. Бу — 2025 елның иң зур сайлау кампаниясе, анда 11 меңнән артык кандидат катнаша.

Ни өчен бу сайлаулар бик әһәмиятле?

Җирле үзидарә — ватандашларга иң якын торган хакимият дәрәҗәсе. Нинди ишегалларының беренчеләрдән булып төзекләндерелүе, кайсы мәктәпкә ремонт ясалу, кайда яңа спорт комплексы төзелү – моның барысы да депутатлар кабул иткән карарларга бәйле. Аларның һәрберсе тормышыбызның ни кадәр уңайлы булачагын искәртә, йогынты ясый.

Депутатлар ярдәм итсен!

Шулай ук, җирле депутатлар авыр торышлы мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәләр. Аларга эш табу, торак мәсьәләләрен хәл итү, дарулар алу һәм медицина кораллары белән тәэмин итү өчен мөрәҗәгать итәргә була. Парламентарийлар, шулай ук, пенсия, хокукый һәм милек проблемалары буенча киңәшләр бирәләр, әйләнә-тирә мохитне яклау һәм тәртипсезлекләрне бетерү өчен дә ярдәм күрсәтәләр. «Татарстан – казанышлар республикасы» порталы хәбәр итүенчә, һәрбер сорау контрольдә тотыла һәм ватандашларга конкрет ярдәм күрсәтелә. Актив һәм җаваплы депутатны сайлау — ул үз ишегалдыгызның, урамыгызның, районыгызның һәм бөтен Татарстанның киләчәгенә тәэсир итү мөмкинлеге.

Сезнең тавыш — сезнең киләчәк

Сентябрь сайлауларында республикада илнең барлык төп сәяси көчләре: «Бердәм Россия», «Яңа кешеләр», ЛДПР, КПРФ, «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Россия коммунистлары», шулай ук «Социаль гаделлек өчен» пенсионерлар партиясе катнашачак. Партия вәкилләре белән беррәттән, тавыш бирүдә бәйсез кандидатлар да катнаша. Бу һәрбер сайлаучыга үз мәнфәгатьләрен яклаучы затны табу өчен киң мөмкинлек ача.

Акыллы сайлау — уңышлы киләчәкнең төп шарты

Истә тотарга кирәк: партия үсешнең гомуми юнәлешен билгели, сезнең округтагы  эшләрне конкрет кеше – депутат башкара. Шуңа күрә кандидатны сайлаганда, аның  шәхси сыйфатларын: тәҗрибәсен, принципларын һәм территорияне үстерү планын да игътибарга алырга кирәк. 14 сентябрьдә үз сайлау участогыгызга килеп, үз тавышыгыз белән районыгызның һәм бөтен Татарстанның киләчәген билгеләгез!

Тарихи вакыйгадан читтә калмагыз, үз тавышыгызны бирегез!

Шулай ук бу көнне 18нче Мәләкәс сайлау округында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә депутат һәм җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар өчен тавыш бирәбез.

Җаваплылык сорала

– Республика өчен зур сәяси вакыйга алдында торабыз – тәүге мәртәбә Татарстан Рәисен сайлыйбыз. Шунлыктан, җаваплылык күрсәтү мөһим. Яшьләрнең активлыгы сөендерә, бу сайлауларда 40 мең егет һәм кыз тәүге мәртәбә тавыш бирә. Сайлау комиссияләре әгъзалары иминиятләштерелде. 2020 елда ковид вакытындагы сайлау кампаниясендә сайлау комиссияләре әгъзалары санитар яктан бик хәвефле шартларда эшләде. Өсләрендә халат, авызларында битлек, йөзләре пластик белән капланган, шушы хәлдә көне буена эшләп кара син?!

Кемнәргә тавыш бирәбез?

Татарстан Республикасы Рәислегенә 4 кандидат теркәлде. Болар – Татарстанның гамәлдәге Рәисе Рөстәм Миңнеханов (“Бердәм Россия” партиясеннән), Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Руслан Юсупов (ЛДПР партиясеннән), КПРФның җирле бүлегенең беренче секретаре Хафиз Миргалимов, Россиянең социаль гаделлек өчен Пенсионерлар партиясеннән Виталий Смирнов. Җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнарына депутатлыкка 10 мең 517 кандидат теркәлгән, шулардан 7531 депутат сайлыйбыз.

Кергән-чыкканнар күренә

Республикада 65 территориаль һәм 2 752 участок комиссияләре оештырылган. Сайлау комиссияләре әгъзалары – 22 меңнән артык. Татарстанда 2025 елның 1 июленә сайлаучылар саны 2 миллион 923 мең 96 кеше. Сайлау участоклары техник яктан җиһазландырылды, кайбер участокларга электр генераторлары да урнаштырылды, чыбыклы элемтә сузылды. Тавыш бирү барышын видеокамералар теркәп тора, сайлау участокларында 14 мең күзәтүче була.

“Мобиль тавыш бирү” 10 сентябрьдә тәмамлана

“Мобиль тавыш бирү” 10 сентябрьдә тәмамлана. Инвалидларның яки авыруларның 14 сентябрьдә тавыш бирергә килә алмаулары турында үзләренең сайлау участокларына 14.00 сәгатькә кадәр телефоннан хәбәр җиткрүләре зарур. Комиссия әгъзалары өйгә яки фатирга барып, тавыш бирү үткәрә.

Мәскәү, Питер дә сайлый!

Мәскәүдә дә тавыш бирү мөмкинлеге тудырылды. Санкт-Петербургта, Екатеринбургта яшәүчеләр дә сайлау участоклары ачуны сорап мөрәҗәгать итәләр. Әлбәттә, киләчәктә башка шәһәрләрдә дә сайлау участоклары оештырылыр, мөрәҗәгатьләр исәпкә алына.

 

Автомобиль уйнатыла

Татарстанда 14 сентябрьдә сайлауга баруны фотога төшереп, “Гаилә белән сайлауга” конкурсында тәкъдим итәргә була. Тавыш бирүчеләр арасында 2 берәмлек Sollers ST8 җиңел автомобил һәм 11 смартфон уйнатыла. Тышкы якта сайлау участогы алдында фотога төшеп, аны “ВКонтакте” социаль челтәрендәге үз битеңә 7.00-20.00 сәгатьләр аралыгында урнаштырырга кирәк. #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштегларының икесен дә язарга онытмагыз.


 

 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе