Ришат хәзрәт Курамшин: "Хәзер дин мәсьәләләре, мөселманнар тормышы турында язучы татар әдипләре юк диярлек"

Бәхет сүзе бик күп төшенчәләрне сыйдыра. Бу хакта кечкенә, җыйнак эсселардан алып, том-том романнарга кадәр язылган. Шушы хакта язарга җөрьәт иткән Ришат Курамшин укучысына ниләр белән ачыла соң? Дин әһеле “бәхет” төшенчәсен ничегрәк күрә, бу теманы ничегрәк “сүтеп җыя”? Замандашларының рухи дөньясын төзәтүне нидә күрә автор? Инсанның яшәү мәгънәсен ничек тасвирлый, олы гамьне нидә күрә? Сезгә тәкъдим ителгән әңгәмәбез шул хакта.

БӘЙЛЕ
2017 Сен 25

Республика мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Хузур” нәшриятында Кукмара мәдрәсәсе мөдире Ришат хәзрәт Курамшинның башлангыч дини белем бирү буенча дәреслекләре, хикәяләр җыентыклары басылып тора. Минем кулымда узган ел дөнья күргән, укучылар арасында “тәмле телле китап” дигән даны таралган “Бәхетле булырга вакыт” дигән бәян-хикәяләр тупланмасы.

Бәхет сүзе бик күп төшенчәләрне сыйдыра. Бу хакта кечкенә, җыйнак эсселардан алып, том-том романнарга кадәр язылган. Шушы хакта язарга җөрьәт иткән Ришат Курамшин укучысына ниләр белән ачыла соң? Дин әһеле “бәхет” төшенчәсен ничегрәк күрә, бу теманы ничегрәк “сүтеп җыя”? Замандашларының рухи дөньясын төзәтүне нидә күрә автор? Инсанның яшәү мәгънәсен ничек тасвирлый, олы гамьне нидә күрә? Сезгә тәкъдим ителгән әңгәмәбез шул хакта.

- Ришат хәзрәт! Узган ел көзен Сез ярты гасырлык гомер бәйрәмегезне билгеләп үттегез. Мөфтиятнең зур бүләгенә дә лаек булдыгыз. Әйдәгез, кыскача таныштырыгыз әле үзегез белән.

- Әлхәмдүлилләһ, 1998 елдан Кукмара мәдрәсәсе мөдире вазыйфасын башкарып киләм. Мәчет каршындагы якшәмбе мәктәбендә укыткан елларны да исәпкә алганда, дини мәгариф өлкәсендә хезмәт итә башлауга 20 елдан артык вакыт үтеп китте. Аллаһның рәхмәте белән былтыр 50 яшьлек юбилеемны да билгеләп үттем. Аны мәдрәсә коллективын, район имамнарын, туганнарымны чакырып, бик күркәм мәҗлес итеп үткәргән идек. Шушы мәҗлескә хөрмәтле мөфти хәзрәтебез Камил хәзрәт Сәмигуллин, район җитәкчеләре килүе дә минем өчен зур мәртәбә булды. Мөфтият тарафыннан “Халыкка хезмәте өчен”, хакимият җитәкчелегеннән “Кукмара муниципаль районына күрсәткән хезмәте өчен” дигән медальләр тапшырылуын мин үз хезмәтемә генә түгел, мәдрәсәбез эшчәнлегенә югары бәя, районыбыз мөселманнарына хөрмәт белдерү дип кабул иттем. Чыннан да, мондый җитди дә, җаваплы да зур эшне берүзем генә башкару мөмкин түгел. Иң мөһиме – мәдрәсәбез халыкка кирәк, шуңа күрә бу эш фәкать Аллаһның рәхмәте һәм ярдәме белән башкарыла.

-Елъязмагыздан укытучы-мөгаллим, остаз, уку йорты мөдире вазыйфалары ярылып ята. Моннан тыш Сезне Кукмара җирлегендә тынгысыз каләм иясе – журналист һәм укыган саен укыйсы килә торган хикәяләр язучы дип тә беләләр. Күп һөнәрле кеше дип саныйсызмы үзегезне?

- Мәктәп елларыннан башлап миңа гуманитар фәннәр, иҗат өлкәсе якын булды. Дин юлына баскач та, Аллаһы Тәгалә биргән сәләтне халыкка ислам кыйммәтләрен җиткерүдә файдаланырга кирәк дип санадым. Атаклы, зур тарихлы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлау да иҗат офыкларымны киңәйтте. Дини тәрбия һәм әдәп-әхлакка, гомумән, мөселманнар тормышына багышланган мәкаләләр яза башладым. Каләмем бераз чарлангач, Казан федераль университетының журналистика факультетында белем алдым. Аннан әдәбиятка кереп киттем. Әдәбият аша халыкка бик күп нәрсә җиткерергә мөмкин, чөнки матур әдәбиятны укыганда кеше мәгълүмат та таба, эстетик ләззәт алып, ял да итә.

Нәтиҗәдә автор әйтергә, җиткерергә теләгәнне укучы җиңел, рәхәтләнеп кабул итә. Күпһөнәрлелек мәсьәләсенә килгәндә, үземне төрле өлкәләрдә уңышлы эшләүче кешегә санамыйм. Эшчәнлегемнең төп юнәлешләре – укыту, дәреслекләр әзерләү, дини журналистика һәм матур әдәбият.

- Китапларыгыз “Милли исламият әдәбияты” дигән билге белән чыга. Шушы сүзтезмәнең мәгънәсен аңлатып китмәссезме?

- Бу- китаптагы бәян-хикәяләрем, ислам дине тәгълиматына нигезләнеп, динебез кыйммәтләрен яктыртуын һәм татар халкына адреслануын аңлата. Хәзер дин мәсьәләләре, мөселманнар тормышы турында язучы татар әдипләре юк диярлек. Миңа - дин әһеленә, ислам мәгарифе өлкәсендә эшләүче кешегә бу тема бик якын да, кызыклы да.

- “Ришат хәзрәтнең һәр хикәясе – гыйбрәт алырлык, уйга салырлык бер кыйсса, үзе бер нәсыйхәт” дигән бәяне еш ишетергә туры килә укучыларыгыздан. Кулга каләм алырга Сезгә нәрсә этәргеч бирә? Яраткан темаларыгыз бармы?

- Иҗат өлкәсендә эшләргә теләгән кешенең әйтер сүзе, башкаларга җиткерер фикерләре булмаса, нәрсәдер эшләүнең мәгънәсе калмый. Максат – журналистика һәм матур әдәбият аша динебез асылын аңлап бетермәгән, үз кыйбласын әле тапмаган милләттәшләребезгә ислам дине кыйммәтләрен, аның кирәклеген, матурлыгын җиткерергә тырышу. Шунысы да мөһим: кулга каләм алырга эчке күңел халәтем, иҗатка мәхәббәт тә этәреп тора. Ә яраткан темам бер генә – дин, әдәп, тәрбия. Иҗатымның төп мәгънәсе – кешеләрне рухи үсешкә, гомумән, яхшылыкка, игелек-изгелеккә чакыру.

- Укучыларыгыз кемнәр, ягъни иҗат иткәндә кайсы аудиторияне күздә тотасыз? Укучылар фикере белән кызыксынасызмы?

- Аудиториям, укучым – үзен мөселман санаган һәр татар кешесе. Кызганычка, хәзер милләттәшләребезнең күбесе ислам дине асылын аңлап бетерми – формаль рәвештә, ниндидер бер коры мәгълүмат дип кабул итә. Максатым – шушы информацияне күңел һәм йөрәк аша үткәрү. Динебез кыйммәтләре күңелдә урын алып, шуның аерылгысыз өлеше булгач кына, кеше чын-чынлап динебезнең асылын аңлаган шәхес дәрәҗәсенә ирешә. Шушы максатны әдәбият аша да тормышка ашырырга мөмкин, чөнки матур әдәбият - сәнгатьнең халыкка аңлаешлы, җиңел кабул ителә торган төрләренең берсе. Укучылар белән элемтәгә килгәндә, әлбәттә, алар фикеренә битараф калып булмый, шулай да язучы үз юлын табып, дөрес юнәлештән барам дип саный икән, шул юлга тугры булып калырга кирәктер. Ә мин сайлап алган юл ислам-иман нуры белән яктыртылган.

- Иҗатка ничек вакыт табасыз? Җаваплы вазыйфа һәм район җирлегендә йөкләнгән җәмәгать эшләреннән соң кулга каләм алып, йокы, ял хисабына иҗатка чуму нәрсә бирә?

- Мәдрәсәдә, ягъни мәгариф өлкәсендәге хезмәтем дә, иҗатым да бер максат белән бәйле, шуңа күрә минем төп эшем иҗаттан аерылгысыз. Иҗат һәм төп эшем бер-берсен тулыландыралар, рухи мәгънәдә баетып торалар. Әдәби әсәрләрнең темалары, сюжетлары һәм образлары аралашудан, тирә-ягымдагыларны күзәтүдән туа. Әгәр ниндидер эшкә күңел бирсәң, ул эш өчен вакыт, һичшиксез, табыла. Вакытка бәрәкәтне дә Аллаһы Тәгалә бирүен онытмыйк.

-Дини мәгариф системасы эшчәнлеге дин һәм милләт мөнәсәбәтләренә дә кагыла. Татарстаныбызга хас, үзегезнең күпмилләтле Кукмара төбәгенә хас гореф-гадәтләрне югалтмауга, халык күңелендә йөзәр еллап сакланып, баетылып килгән кыйммәтләрне дәвам итүгә ничек карыйсыз? Мәдрәсәгездә телне, шушы кыйммәтләрне саклау ничек гамәлгә ашырыла?

- Билгеле булганча, татарларның мең елдан артык ислам дине буенча яшәве халкыбызның менталитеты, гореф-гадәтләре, әдәп-әхлагы формалашуына бик зур йогынты ясаган. Исламча яшәү рәвеше гасырлар буена татарларга милләт буларак сакланып калырга ярдәм иткән. Совет чорында, дин тыелу сәбәпле, халкыбыз милли үзенчәлекләрен югалтып бетерә язган. Бүген без асылыбызга кайту юлында һәм ислам дине үсеше бу процесста гаять зур әһәмияткә ия. Әлбәттә, татарларга хас үзенчәлекләрне, гореф-гадәтләрне саклауга без битараф булырга тиеш түгел. Коръәндә дә “Бүлмәләр” сүрәсенең 13 нче аятендә Аллаһы Тәгаләнең: “Мин сезне төрле халыклар итеп яраттым, сез бер-берегезне өйрәнер өчен”, - диюе дә юкка түгелдер. Бу үз милли йөзеңне, туган телеңне саклау – фарыз, ягъни Аллаһ әмер иткән эш дигән сүз. Мәдрәсә эшчәнлегенең төп максаты – дини белем бирү, әмма туган телне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү мәсьәләсе дә безнең игътибардан читтә калмый. Татар абыстайлары, бәлешле Коръән мәҗлесләре, милли кәләпүш кию, үз телебездә матур итеп дога кылу һ.б. – болар берсе дә ислам тәгълиматына каршы килми, киресенчә, төбәгебездә ислам дине традицияләрен саклап калуга хезмәт итә.

- Кукмара мәдрәсәсе кемгә йөз тота һәм кадрларны кем өчен дип әзерли? 20 елдан артык тарихлы мәдрәсәдә бүген: “Менә бу кардәш кайчандыр башлангыч дини белемне бездә алган иде бит”, - дип, горурланырлык шәхесләр, дин-ислам юлында ихластан хезмәт куючылар бармы?

- Үз эшчәнлегебездә без төбәк халкына йөз тотабыз. Мәдрәсәбездә ике бүлек эшләп килә: имам-хатыйбларны һәм ислам дине нигезләре мөгаллимнәрен әзерли торган һөнәри бүлек һәм халыкка дини белем бирә торган башлангыч бүлек. Районыбыздагы 72 мәхәлләнең кырыгында безнең мәдрәсәне тәмамлаган ир-егетләр имам булып тора. Мәчетләр каршында ислам нигезләре буенча белем бирүче мөгаллимәләрнең күпчелеге – шулай ук безнең “җимешләребез”. Хәзер безнең мәдрәсәгә күрше район-төбәкләрдән дә белем алырга килүчеләр байтак. Мәдрәсәбезнең кичке бүлеген тәмамлаучылар арасында укытучылар, табиблар, эшмәкәрләр, оешма җитәкчеләре дә бар. Ләкин хикмәт кешенең кем булып эшләвендә түгел: бездә белем алу сәбәпле, ул, динне дөрес аңлап, гамәл-гыйбадәт юлына баскан икән, без аның белән ихлас горурланабыз.

-Бу тормышта сезне дин әһеле буларак иң борчыганы нәрсә? Замандашларыгызның, якташларыгызның кайсы сыйфатлары сезне сөендерә, ә кайсысы көендерә?

- Мине якташларымның эшчән, тырыш булулары, дөнья тормышына төпле караулары сөендерә. Шул ук вакытта дөнья эшләренә артык бирелүләре гыйбадәттән, дини белем алудан читләштерә кебек. Хәзерге җәмгыятьтә, шул исәптән татарлар арасында да нык таралган эчүчелек, азгынлык, үз-үзеңә кул салу кебек тискәре күренешләр, әлбәттә, бик борчый. Бу начар гадәтләр йогынтысына эләгү безнең балаларыбызга, киләчәк буынга да яный. Шул мәсьәләне фәкать дини белем алу, ислам тәрбиясе тәҗрибәсен өйрәнү ярдәмендә генә хәл итеп була дип уйлыйм.

- “Дөньяны матурлык коткарыр” дигән канатлы сүзләр бар. Замандаш зәвыгын формалаштыру, аның уй-фикерләү дәрәҗәсен, әдәп-әхлак баскычын күтәрү юлында матур әдәбиятка да зур вазыйфа йөкләнгән. Менә сез дини белем бирү белән бергә кеше күңелен хикәяләрегез, нәсыйхәтләрегез аша да тәрбияләргә алынучы язучы...

- “Дөньяны матурлык коткарыр” дигәндә, мәшһүр рус язучысы Достоевский тышкы матурлыкны күз алдында тотмаган. Биредә сүз шәфкать-миһербанлык, мәрхәмәтлелек, ягъни күңел матурлыгы турында бара. Безнең аңлавыбыз буенча мондый матурлык ул - Аллаһка ышануга, ягъни ихлас иманга нигезләнгән күркәм әдәп-әхлак. Мәсәлән, курчак кебек бик матур, әмма әдәпсез, тәмәке, хәмер белән дус булган, азгынлык юлында йөргән хатын-кыз гаиләсен коткарамы, таркатамы? Тышкы матурлык дөньяны берничек тә коткара алмый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһиссәләм дә, үзенең миссиясен аңлатып: “Мин гүзәл әхлак урнаштырыр өчен җибәрелдем”, – дип белдергән. Чын матурлыкның асылы нәкъ шуннан гыйбарәт тә. Шуңа күрә дә динебезне, вәгазь-нәсыйхәт белән генә түгел, матур әдәбият, башка юллар аша да киңрәк тарата алсак, җәмгыятебез, милләтебез уңай якка үзгәрер һәм яңа рухи биеклеккә ирешер, дип ышанасы килә. Дөньяны һәм кешене күңел матурлыгы коткарачак. Шушы төшенчәнең чын асылын аңлату – хезмәтемнең һәм иҗатымның төп максаты булып тора.

- Ришат хәзрәт, шушы изге максатыгызны тормышка ашырырга Аллаһы Тәгалә Үзе ярдәм итсен, шәкертләрегез һәм укучыларыгыз күп, иҗатыгыз мөбарәк, кылган гамәлләрегез кабул булсын!

Әңгәмәне Вәсилә Рәхимова үткәрде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе