Нәгыймә әби кыйссасы

Моннан берничә еллар элек булды бу хәл. Рамазан ае барган чак иде.

БӘЙЛЕ
2024 Апр 15

Моннан берничә еллар элек булды бу хәл. Рамазан ае барган чак иде. Тәбриз (кайбер исемнәр үзгәртелде) ул көнне йокысыннан иртәрәк уянды. Башына килгән беренче фикере шул булды: нигә әле аңа тәүге тапкыр уразаны тотып карамаска, ди. Аягы-кулы исән-сау, Аллага шөкер.

Әбисе Нәгыймә дә гел ураза тотты аның. Көннәр буена эссе көннәрдә дә авызын ачмады мәрхүмә.

Тәбризгә 10 яшь тулган чагында әбисе авылдан Казанга китеп барды. Ул анда аның олы абыйсы Илсурның кызы Лилияне карарга тиеш иде. Әмма бер ел вакыт узмагандыр, авылда чишмә сулары белән чәй эчеп кенә яшәгән әбисе Нәгыймәгә Казан һавасы да, суы да килешмәде.

Параличланган килеш, аны авылга кайтарып куйдылар. Авызлары кыйшайган, аякларын да сөйрәп кенә йөри торганга әйләнгән иде әбисе. Шулай да тагын берничә ел яшәде ул әле. Соңгы бер елын бөтенләй дә ятакта үткәрде. Алып кайткан дарулар да килешмәде аңа.

Тәбризнең күңеленә авыр уйлар, моңсу хатирәләр килде шул чагында. Ихлас күңелдән ярата иде ул әбисен. Лорх бәрәңгесен дөрес әйтә алмыйча, морх диюенә эче катып көлсә дә, хөрмәт итә иде ул әбисен. Әмма күңелендә аңа карата берникадәр үпкә дә бар иде Тәбризнең. “Ни өчен ул безне ташлап китте соң? Әллә берәр ачуы бар идеме бездә?”-дигән шөбһәле уйлар да бар иде күңелендә. Әтисе Хәким дә гел шуларны кабатлады. “Әни, син ник безне ташлап, Казанга китеп бардың? Авылда болай авырып та ятмаган булыр идең”,-дип гел бимазалап торды аны. Нигә инде болар хакында әйтеп, әбисенең болай да җәрәхәтле күңеленә яра салырга, дип уйланды Тәбриз ул чагында.

Шул чакларда әнисе Гөлсем бик карады әбисен. Ул аны ашатты-эчертте, астын чистартты. Боларны эшләгәндә ник бер авыр суласын әнисе.

Тәбризнең дә күңеле елады ул вакытта. Әбисе тиздән аларны бөтенләй дә ташлап китәр, вафат булыр кебек тоела иде аңа. Ул шулай булып чыкты да. 1968 елның алтын көзендә, Тәбриз бертуган абыйсы Һадиулла белән бакчадагы бәрәңге камылларын җыеп йөргәндә, кайсыдыр өйдән чыгып: “Әбигез вафат булды!”-диде. Эчендәге нәрсәседер кубып төшкәндәй тоелды Тәбризгә. Әйтерсең, җир йөзе караңгыланды, кояш сүнде аның өчен бу мизгелләрдә...

Менә шул Нәгыймә әбисе өйрәтте Тәбризне ураза тотарга. Йөзем җимешләре белән тәмле чәй ясап, иртәнге якта татлы йокысыннан уята иде ул оныгын. И-и, эчеп туймаслык була торган иде ул чәйне. Тагын, тагын эчәсе килә андый кабатланмас чәйне! Әмма әбисе бер чынаяк кына ясый иде шул аны. “Улым, күп ярамый ул эчәргә. Күп эчәргә өйрәнсәң, көндезен дә сусарсың”,-дия иде мөхтәрәмә әбисе. Нишлисең инде, берни дә кылып булмый. Икенче көнне көтәргә генә кала. Икенче көнне әбисе яңадан аңа шундый ук татлы чәй ясап бирә.

Ул чактагы хатирәләр хәзер татлы төш сыман гына инде. Алар, әйтерсең, бик еракта, офыклар артында калдылар. Дөрес, Тәбриз әле ул чакларда бәләкәй булганлыктан, аны артык кыстамый иделәр ураза тотарга. Ә менә олылар тотмаса, яисә берәр көн калдырса уразаны, ул инде гайре табигый хәл булып кабул ителә иде.

Бер елны Рамазан ае бәрәңге алган вакытка туры килде. Җитмәсә, ул елны сентябрь аенда кояш рәхимсез кыздырды. Уразалы килеш әбисенә бихисап кыен булганлыгын чамалый иде Тәбриз. Менә аның әбисе өйгә кереп китте. Шуны гына көткәндәй, ике чиләк бәрәңгесе булган капчыкны күтәреп, Тәбриз дә өйгә юл алды. Шунда әбисенең хәле китеп егылганын күрде ул. Әмма әбисе авызына бер тамчы су да капмаган, ул фәкать бераз юеш чүпрәкне генә иреннәренә тидергән дә, ниндидер үзе генә белгән догаларны кабатлый иде.

Әбисенең кыен чагына туры килүе читен булды Тәбризгә. “Әби, сиңа сөтле чәй ясап биримме?”-дип сорады ул аннан. “Юк, юк, кирәк түгел, улым, мин хәзер чыгам бәрәңге чүпләргә”,-диде аңа каршы әбисе Нәгыймә. Ул чынлап та озак тормады өйдә. Бераз гына ял итеп алгач, яңадан бакчага чыкты һәм үзенең эшен дәвам итте.

Тәбризләрнең өе зират янында гына. Кояш зәвәлдән төшә башлауга, аның нурлары, әйтерсең, агач ботакларына эленеп кала иделәр. Җиргә бу вакытта төрле сурәтләр төшә, әмма аларның нәрсә сурәте икәнлеген генә аңлап булмый. Әллә алар зур җанварны аңлата идеме, әллә җиләс иген кырынмы, төшенеп булмый иде. Әмма дә рәхәт иде ул күләгәдә басып торуы. Тик озак басып торырга һич ярамый, каты яңгырлар ява башлаганчы бәрәңгене алып бетерәсе бар. Ә бәрәңгең яңгырга калса, эш харап. Аны кызыл балчыклы җирдән чистартып, дөресрәге, уып утырасы була иде.

Кичкә аның әтисе, әнисе һәм абыйсы колхоз эшеннән өйгә кайтачак, алар булгач, эш тагын да җанланып китәчәк. Әтисенең: “У-у, улым, бүген яхшы ук алгансыз әле”,-дип аларның эшен бәяләве алтын медаль биргәндәй булып тоела иде аңа.

Бүген инде бу хәлләрнең һәммәсе дә татлы төш кенә кебек Тәбризгә. “Әнием кайчан пенсиягә чыгар икән, гектарлап алырга туры килмәс иде бәрәңгене”,-дип йөргән вакытлар инде күптән артта калды. Хәер, әбисе дә, әтисе һәм әнисе дә исән түгел шул инде аның. Аларны исенә төшереп, моңсу һәм ямансу хатирәләргә бирелеп, 28 июньдә башланачак чираттагы уразаны тотарга җыена ул бүгенге көндә.

Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе