Максатыбыз - асыл нигезебезгә кайтудан гыйбарәт

Шушы көннәрдә Казандагы «Сөләйман» мәчете каршында «Ярдәм» Милли ислам хәйрия фонды оешуга 5 ел тулды. Узган елның 14 ноябрендә исә башкалабызның Мәскәү урамындагы 2а йортында бу фондка караган “Рәйхан” дигән хәләл кафе ачылган иде.

БӘЙЛЕ
2012 Ноя 17
Шушы көннәрдә Казандагы «Сөләйман» мәчете каршында «Ярдәм» Милли ислам хәйрия фонды оешуга 5 ел тулды. Узган елның 14 ноябрендә исә башкалабызның Мәскәү урамындагы 2а йортында бу фондка караган "Рәйхан” дигән хәләл кафе ачылган иде. Шушы нибары бер ел вакыт эчендә Казанда "Рәйхан” исемле тагын ике хәләл кафе пәйда булды.Татарстан мөселманнары әлеге яңалыкларны сөенеп кабул итте.
Бер елда 3 ашханә ачуның авырлыгын "Сөләйман” мәчете әһелләре, "Ярдәм” фонды вәкилләре һәм бер Хак Тәгалә генә беләдер. Бу эш-гамәлне оештыручыларның берсе - "Сөләйман” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов. Хәбәрчебезгә "Рәйхан” кафесының бер еллыгы уңаеннан, Илдар хәзрәт белән әңгәмә кору насыйп булды.


- Илдар хәзрәт, "Рәйхан” кафесын ачу фикере кемнең башына килде?


- "Сөләйман” мәчетендәге "Ярдәм" фондының Оештыру шурасы, ә без аны күбрәк Попечительләр Советы дип атап йөртәбез, бар бит инде. Аңа иганәчеләр, эшмәкәрләр керә. Шуның бер утырышы вакытында Казанда хәләл кафелар ачу фикеренә килдек. Кыскасы, бер кешенең генә уе булмады ул. "Сөләйман” мәчете каршындагы Күзләре күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәгенең киләчәген күз уңында тотып эшләнде ул. Аллага шөкер, бүгенге көндә әле безгә сукырларны укыту өчен эшкуарлар ярдәм итеп тора. Килер бер көн, аларның андый мөмкинлеге чикләнүе ихтимал. Дөрес, без үзебезнең иганәчеләргә андый торгынлык килмәсен дип догалар кылып торабыз. Шулай да, бездәге курсларның киләчәге ышанычлы булсын өчен Попечительләр Советы кечерәк хәләл ашханә ачарга дигән карарга килде. Ә бит безнең үз хәлебез үзебезгә җиткән. Кафелар ачарга мөмкинлегебез юк. Эшмәкәрләр, кем әйтмешли, безгә балыкның үзен түгел, бәлки балык тоту өчен кармак сабын тәкъдим итте. Сәдакаи җәрия була инде бу алар өчен. Безнең Тернәкләндерү үзәгендә күпме шәкерт укыса, шуның савабы бу эшмәкәрләргә дә бара торган була.


- Элекке байлар мәчет-мәдрәсәләрне тоту өчен, ягъни аларның матди ягын кайгырту максатыннан, вакыф фондлары барлыкка китергән бит. Монда да шундыйрак хәл килеп чыга түгелме?

 
- Әйе, бу кафелар "Ярдәм” хәйрия фондының вакыфлары булып чыга инде. Инкыйлабка кадәр дин әһелләре мәчет-мәдрәсәләрне тоту өчен сәдака соранып йөрергә яратмаганнар. Алар үзләре хәрәкәт кылдылар. Безнең татарда бик матур мәкаль бар. "Хәрәкәттә – бәрәкәт” ди ул тик торырга ярамаганны белдереп. Тагын "Йөргән таш шомара, яткан таш мүкләнә” дигәне дә дә бар. Әлбәттә, биредә сүз яхшы якка хәрәкәт итү турында бара. Без бу кафеларны үзебезгә байлык туплау өчен ачмадык, алардан кергән акча күзләре күрмәүчеләргә Коръәнне укырга өйрәтү чыгымнары өчен тотыла. Бу керемнәр сукырларны көненә 4 тапкыр ашатуга, аларның юл чыгымнарын каплауга китә.
Вакыфлар дигәннән, хәнәфи мәзһәбенә нигез салган Әбү Хәнифәнең берничә зур кибете булган. Безнең хәзерге телгә күчерсәк, ул кибетләрне супермаркетларга тиңләп булыр иде. Әбү Хәнифә шәкертләрне үзе үк укыткан һәм үзе үк ашаткан да. Ул беркайчан да кешеләрдән акча соранып йөрмәгән. Безнең хәзерге вакытта андый ук зур керемнәребез булмаса да, бер ел эчендә 3 кафе ачуыбыз бу юнәлештә тәүге адымыбыз булды дип әйтергә хакыбыз бардыр. Әйткәнемчә, бу проектның нигезендә бизнес, коммерция түгел, ә социаль мәсьәләләрне кайгырту ята. Шул ук вакытта үзебезнең элекке традицион асыл нигезебезгә кайту дип тә бәялим мин моны.

 
- Күзләре күрмәүчеләр өчен Сезнең әле мин хәйрия ашлары үткәрүегезне дә беләм. Аларның берсендә үземнең катнашканым да булды...

 
- Күзләре күрмәүчләр өчен генә түгел, зәгыйфь һәм ятим балаларны кафега җыеп та 4 аш мәҗлесе уздырдык. Җиңү көне һәм Өлкәннәр көне бәйрәмнәре уңаеннан да андый хәйрия чараларын үткәрү насыйп булды. 2 "Рәйхан” кафесында Бөтенроссия Сукырлар оешмасының Казан бүлеге инвалидларына (110 кешегә) хәйрия мәҗлесе үткәрелде. Хезмәттәшебез Фәнис хәзрәт Мингәрәевнең туен да "Рәйхан”да уздырдык. Бу мәҗлесләрдә Ренат Вәлиев, Равил Харисов, Руслан Баһадур, Илдар Кыямов, Рамил Миңнегалиев кебек танылган артистлар чыгыш ясады. Аларны һәм "Гөлҗамал” төркеме солистларын кафебызга җыелган халык бик яратып кабул итте.


- Илдар хәзрәт, Сез урта буын вәкиле булгангамы, өлкәннәрне дә кире какмыйсыз, яшьләргә дә юл ачасыз. "Рәйхан” кафесы директоры итеп 22 яшьлек егеткә ышаныч белдерүегез үз- үзен акладымы?

 
- Айнур Әхмәтшинга ышаныч белдерүебез очраклы хәл түгел. Чистай районындагы Азат һәм Гөлүсә гаиләсендә әйбәт тәрбия алган егет ул. Казандагы "Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем алды, хәзерге вакытта Татар дәүләт гуманитар-педагогия университетында укуын дәвам итә. Яшь булса да, эшне оештыра белә, коллективта абруе зур. "Рәйхан” кафеларының өчесе белән дә ул җитәкчелек итә. Айнур моннан берничә ел элек балаларның җәйге лагеры вакытында "Сөләйман” мәчетендә тәрбияче булып эшләде һәм үзен уңай яктан күрсәтте. Мөселман яшьләренең үсүенә без фәкать куанабыз гына. Айнурга ышаныч белдерүебез хәзергә үз-үзен аклап килә. Ә киләчәктә ничек булыр, анысын вакыт күрсәтер.

 
- "Сөләйман” мәчете турында сүз алып барганда, ничектер "Ярдәм” фондының президенты Илһам Исмәгыйлев күләгәдәрәк кала сыман. Әгәр "Сөләйман” мәчетенең даны еракларга, хәтта чит илләргә, бөтен Россия күләмендә таралган икән, монда Илһам Фәтхрахман улының да өлеше бардыр.


- Һичшиксез, мәчет әһелләренең уңышларында Илһам Фәтхрахманичның да өлеше бар. Гомумән, бездә кадрлар бик сайланып алына һәм безнең мәчеттә эшләве җиңел димәс идем. Вакыт сынавы аша нечкә иләктән узган кешеләр генә бездә тоткарланып кала. Чынлап та, 2005 елда Илһам мәчетебезгә килгәч, эшләребез алга китте, тагын ике елдан "Ярдәм” Милли ислам хәйрия фондын төзеп, бу оешманың президенты итеп аны сайлап куйдык һәм ялгышмадык дип саныйм. Илһам Фәтхрахманичның белеме буенча юрист булуы да эшебездә бик ярап куйды. Төрле рәсми кәгазьләрне тутыруда мәчетебездә аңа тиңнәр юк.


- Илдар хәзрәт, мин Сезне шактый вакытлар буена беләм инде. Сез бер генә урында таптана торган кеше түгел. Киләчәктә нәрсәләр башкару нияте белән яшисез?

 
- Әйе, безгә, мөселманнарга бер генә урында таптану һич ярамый. Кафеларда Брайльчә менюлар булдыру турында инде сезгә сөйләгән идем. Хәзерге вакытта күзе күрмәгән кеше ашап алу уе белән "Рәйхан”га керсә, аңа Брайльчә язылган менюны бирәләр. Шуннан ул үзенә кирәкле ризыкны сайлап ала. Без хәзер бу төр менюларда гына тукталып калмыйча, тагын бер адым алга китәргә уйладык. Ягъни, без хәзер "Веб” һәм "Голд” дигән дисконт карталар булдыру өстендә эшлибез. "Веб” картасына ия булган кеше кафега керсә, аңа ризыклар алганда - 10 %, ә "Голд” хуҗасына эш көннәрендә – 20 %, ял көннәрендә 30 % ташлама ясала.

 
- Ничек алырга була ул карталарны?

 
- Кеше бер ай эчендә 1500 сумлык ризыкка заказ бирсә, "Веб” ка, шул ук вакыт эчендә 5000 сумлык азык алса, "Голд”, ягъни «Алтын» картага ия була. Әле безнең башка төрле уйлар да бар. Әмма аларның һәммәсен дә берьюлы сөйләп бетерү ярамас. Кайберләре сер булып калсын әле.

Әңгәмәдәш – Хатыйп ГӘРӘЙ

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе