Шагыйрә Лилия: «Иҗатымда минем тормышым»

Хәзер Фонд Лилиянең проекты хакына опорниклар һәм колясочниклар өчен яңа тернәкләндерү үзәге салырга планлаштыра. Бу гүзәл апа тормышында очраган авырлыкларга карамастан, үзенең көчен югалтмый һәм төшенкелеккә бирелми, алга таба баруын һәм мохтаҗларга ярдәм итүен дәвам итә. Һәм дә гади кешеләргә ул зур үрнәк булып торырга тиеш.

БӘЙЛЕ
2023 Сен 12

«Яхшылык кылган кеше чын бәхетле» диелгән Мөхәммәд Пәйгәмбәребезнең хадисендә. Шулай ук без яхшылык эшләгәндә һәм ярдәмгә мохтаҗларга булышкан чакта, без кешеләр кебек яхшырак була барабыз, үз тормышыбызда тирән мәгънә һәм бәхеткә ирешү юлларын таба алабыз. Кешеләргә ярдәм төрле булырга мөмкин. Без матди һәм финанс яктан гына түгел, үзебезнең күнекмәләр һәм белемнәр белән бүлешә алабыз. Кайвакыт иң мөхим ярдәм – ул янәшә булырга, кешене тыңларга һәм аңларга, эмоциональ яктан таяныч булырга.

«Ярдәм» гомуммилли хәйрия фондына килгәч мин Лилия Тимергалеева белән таныштым. Һәм андый ачык күңелле һәм якты кеше минем күргәнем юк иде. Мин Лилиянен татар телендә шигырьләр язуын һәм Фондта эшләвен генә белеп килдем, әмма аның белән якыннан танышкач, мин аның никадәр зур һәм көчле шәхес булуын аңладым.

Бүгенге көнгә Лилия - шагыйрә, «Ярдәм» тернәкләндерү үзәге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары һәм «Бер беребезгә булышыйк» дигән проектының авторы.

1986-нчы елның 22 ноябренда Буа районының Зөя елгасы буенда урнашкан Күл Черкене авылында бер гади түгел кыз туган. Лилия гаиләдә бишенче кыз бала булган, һәм бәләкәй чактан ук гел игътибар үзәгендә булып үскән. Тумыштан Лилиядә сирәк авыру тапкан булганнар – сөякләрнең җиңел сынуы үзенчәлеге белән. Бәләкәй чакта кызны әнисе белән әтисе күтәреп йөретә торган булган, әмма үскәч һәм Казанга күчеп киткәннән соң, ул үзе коляска алырга кызыккан.  Бу мәсьәләдә «Ярдәм» ислам милли хәйрия фонды зур бүләк ясаган Лилиягә – яңа колясканы фонд исеменнән алып биргәннәр.

«Бала чакта авырлыкны гомумән сизмәдем һәм миңа аны сизергә бирмәделәр дә. Мин үземне икенче төрлерәк икәнен аңлый идем, ләкин аны кимчелеккә санамадым. Нинди булып туганмын – шулай бар. Үсә баргач, хыяллар арта баргач – инде уйлана башлыйсың инде, ләкин мин үземнең игътибарны икенче якка борырга өйрәндем һәм төрле курслар үтеп, иҗади эшләр белән шөгыльләндем», - елмаеп сөйли Лилия.

2013-нче елның азагында 27 яшьлек кызны Ярдәмгә тернәкләндерү үзәгенә чакыралар, шуннан Лилия өчен башлана яңа тормыш.

-«Мин беренче укырга килдем дә, ярты елдан волонтер булырак калырга булдым. Бераз практика үткәннән соң Ильдар хәзрәт миңа эшкә дә керергә тәкъдим итте».

Бәләкәй чактан ук Лилиянең хыялы булган – үзе кебек хәлдә булган кешеләргә бер-берсенә ярдәм итер өчен жамгыять жыерга. Бераз вакыт бу фикерне үзендә йөреткәннән соң, ул ниятен Мәликә ханым белән бүлешкән. Аның төп максаты - коляскада йөрүчеләр өчен көчле бергәлек булдыру. Һәм бу фикерне Фонд белән тиздән гамәлгә ашырганнар. Беренче семинарга Рәсәйнең төрле төбәкләреннән 20-дән артык кеше килгән. Курсны «Бер беребезгә булышыйк» дип атаганнар.

Гади халык һәм чит илләрдән килгән кунаклар өчен Лилия фонд буенча экскурсиялар да алып бара, чөнки кешенең үзенә гарип кешеләрнең проблемасы тимәсә – ул аларны аңлый алмый.

«Дөньяда гомумән төгәл бөтен яклап сәламәт кеше юк икәнен аңладым мин, чөнки кем дер күрмәсә, кем дер ишетмәсә, кем дер акыл буенча гарип булса, бөтен нәрсәсе сәламәт булып кәнагать булмаган кешеләр күп», - ди Лилия.

Бәләкәй чактан ук Лилия өйдә генә укыган һәм мәктәп укытучылары килеп гыйлем биргән булганнар, буш вакытта ул компьютер һәм рәсем курслары, шигырь язу белән шөгыльләнгән.

«Минем гел хыялым бар иде – психолог яки журналист булырга. Һәм минем шул хыялларым икенче юллар белән булсада тормышка аша бара. Чөнки шул экскурсияларга яки курсларга килгән гади һәм гарип кешеләр белән аралашканда, кешене рәнҗетмәскә тырышам һәм авырта торган җиренә кагылмаска, яки кайссы берләргә ул файдага да була. Шулай аралаша бара мин үземне һәм аларны аңларга тырышам. Әгәр кешене гел жәлләп ирәтсәң, ул бу тормышны үзе алып баралмый һәм аңа бик авыр булачак» - дип фикерләре белән бүлешә минем каршымда утырган матур һәм якты йөзле хатын.

Иң беренче шигырьне Лилия тугыз яшьтэ язган. Урысча да язып караганы булган, ләкин ул татар телендэ язуны сайлаган. Бүгенге көнгә аның сүзләренә 50-ләп җыр чыккан, Исламга ныклап килгәннән соң җыр язулары сирәгәйгән. Лилиянен шигырьләре белән инде 3 җыентык чыккан: «Иҗатымда минем тормышым» (2012), «Күңелем көндәлеге» (2013), «Ярдәм» (2015). Һәм «Иҗатымда минем тормышым» дип атала аның социаль челтәрендәге төркеме.

2017нче елны күрмәүчедәр һәм ишетмәүчеләр белән алар Хаҗ кылырга барганнар. Шулай аларга Кәгбатуллага кагылу һәм аны күрү бәхете язган булган.

«Мин үземне Фондка килгәч ачтым, шушы тормышны үзем өчен ачтым. Ярдәм минем өчен яңа тормыш булды, дөньяга ишек», - дигән нәтиҗә ясады минем өчен Лилия.

Хәзер Фонд Лилиянең проекты хакына опорниклар һәм колясочниклар өчен яңа тернәкләндерү үзәге салырга планлаштыра.

Бу гүзәл апа тормышында очраган авырлыкларга карамастан, үзенең көчен югалтмый һәм төшенкелеккә бирелми, алга таба баруын һәм мохтаҗларга ярдәм итүен дәвам итә. Һәм дә гади кешеләргә ул зур үрнәк булып торырга тиеш.

Автор: Айгөл Әхмәдишина

 

 

Язлар әле үтеп кермәгән 

  •  
 

Мартны итек киеп каршыладык,
Җәйне ничек булыр, белмәгән.
Кояш кына, яз килгәнне әйтеп,
Карагызчы, була үртәгән.
Елмайган - ул җиргә нурын сибеп.
Манарадан азан ишетәм.
Ий бер, Алла! Сакла безне берүк,
Күңелләре салкын кешедән.
Яз ул килер, назын безгә бирер,
Битарафлык китсен күңелдән.
Кояш нурын күрми яшәүчеләр!
Гыйбрәт алабыз без сезләрдән.
Ак карларга эзләр салган чакта,
Догаларны кылыйк, мәхәлләм!
Өйдә генә утыручылар бар,
Җиргә бер кат аяк тимәгән.
Зарланмыйкчы: "Тормыш авыр..", - диеп
Чын авырны күпләр күрмәгән.
"Сынауларны, яратканга бирәм", -
Дигән Алла, кемнәр белмәгән.
автор: Лилия Тимергалиева

 

Темалар: Лилия Тимергалиева Сәлахетдинова 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе