Халкыбызның рухи мирас үрнәкләре!

Мөнәҗәт (гарәпчәдән ) — дини-интим эчтәлекле, борынгы әсәр.
Аның асылында ялгызлыкта (күмәк) үз-үзең белән сөйләшү, Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итү, ялварып ярлыкауны сорау ята.Иң әвәле кирәк нәрсә иман дигән,

БӘЙЛЕ
2025 Фев 11

МӨНӘҖӘТЛӘР — халкыбызның рухи мирас үрнәкләре!

Мөнәҗәт (гарәпчәдән ) — дини-интим эчтәлекле, борынгы әсәр.
Аның асылында ялгызлыкта (күмәк) үз-үзең белән сөйләшү, Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итү, ялварып ярлыкауны сорау ята.Иң әвәле кирәк нәрсә иман дигән,

Китап - Коръән сүзләренә инан дигән.
Китап - Коръән сүзләренә инанмасаң,
Ул кешене шайтан дигән, дошман дигән.Бу дөньяда иң хөрмәтле – адәм, дигән,
Дөньяны Хак зиннәтләде адәм илән*,
Үз хөрмәтен үзе белсә – адәм, дигән,
Үз хөрмәтене белмәсә –хайван дигән.Икенче иң кирәк нәрсә - намус дигән.
Намусыңны сатып итмә табыш дигән.
Байлык өчен илен-көнен саткан кеше
Ике дөнья өчен дә ул явыз дигән.Өченче иң кыйммәтлесе - гакыл дигән.
Гакылсызда тәүфикъ ягы такыр дигән,
Гакылсызда намус та юк, иман да юк,
Ялганга ант итеп барын сатыр дигән.МӨХӘММӘТ ПӘЙГАМБӘРНЕҢ МӘЛИХЕ
Аллаһенең дусты син
Әй, Мостафа Мөхәммәт!
Безгә шәфагатьле син
Син ,Мостафа Мөхәммәт!
Салаллаһе галәйкэ
Йә, Мостафа Мөхәммәт!Җиде кат күкне кичтең син
Гарештән дә аштың син
Алла илән серләштең син
Әй, Мостафа Мөхәммәт.
Салаллаһе галәйкэ
Йә, Мостафа Мөхәммәт!Шәригатьне сүзләдең,
Тәрикатьне эзләдең.
Хакыйкатьне күзләдең
Син Мостафа Мөхәммәт!
Салаллаһе галәйкэ
Йә, Мостафа Мөхәммәт!Бу дөньяны сөймәдең,
Туйганчы аш җыймадың.
Хак коллыгын куймадың
Син Мостафа Мөхәммәт!
Салаллаһе галәйкэ
Йә, Мостафа Мөхәммәт!Тәкъдир булган Алладан,
Ятим калган атадан.
Һәм шәфкатьле анадан
Ул Мостафа Мөхәммәт!
Салаллаһе галәйкэ
Йә, Мостафа Мөхәммәт!Атам - анам - димәгән,
Бала - чагам димәгән,
Ах - аһ өммәтем дигән
Ул Мостафа Мөхәммәт!
Салаллаһе галәйкэ
Йә, Мостафа Мөхәммәт!Ачлыкка сабыр иткән,
Нәфескә җәбер иткән,
Өммәт өчен аһ иткән
Ул Мостафа Мөхәммәт
Салаллаһе галәйкэ
Йә, Мостафа Мөхәммәт!Күп рәхмәт булсын сиңа,
Чук сәлам булсын сиңа,
Шәфкатъ әйлә син безгә
Әй, Мостафа, Мөхәммәт!
Салаллаһе галәйкэ
Йә, Мостафа Мөхәммәт!
------------------------------------------
Илдә, өйдә тынычлык хөкем сөрсен, йә Раббым! Догада булыйк, дуслар!
Зөкерләрне әйтеп тәсбих төймәләрен тартыйк, мөнәҗәтләрне көйлик,
намазларыбызны укыйк!
Аллаһым безне ишетсен, Амин!!! Амин!!! Амин!!!


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе