«Ярдәм» Себердәге татарларны да берләштерә

Ханты-Манси өлкәсеннән Раушания Исхакова: «Ярдәм» Себердәге татарларны да берләштерә, - дип яза.

БӘЙЛЕ
2026 Фев 16

 

Ханты-Манси өлкәсеннән Раушания Исхакова: «Ярдәм» Себердәге татарларны да берләштерә

Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, агымдагы елга яңа максатлар билгеләде. Әлеге темаларга багышланган матбугат конференциясе эшендә журналистлар һәм блогерлар катнашты. Чара кичке аш өстәле янында узды. Ахырдан Ханты-Манси өлкәсеннән танылган җәмәгать эшлеклесе һәм журналист Раушания Исхакова да фикерләре белән уртаклашып алды.

«Илдар хәзрәт Баязитов чыгышындагы һәр сүз игътибарга лаек иде. Сорауларга канәгатьләндерерлек җаваплар алдык. Аннары мин, җәмәгать эшлеклесе буларак шуны да әйтә алам, «Ярдәм» фонды Себердәге татарларны да берләштерә. Узган ел фонд тарафыннан чыгарылган календарьләрне мәчеттә «Яулык бәйрәме» үткәргән вакытта кыз балалар һәм өлкән яшьтә мәчеткә йөргән апаларга бүләк итеп тараттым. Мин анда «Ярдәм» фонды һәм мәчете турында сөйләдем», – дип сөйләде ул «Татар-информ»га.

Очрашуда социаль җаваплылык темасына аерым игътибар бирелде. Фонд советы рәисе, «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы, мөфти киңәшчесе һәм ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Илдар хәзрәт Баязитов хәйрия эшен даими гадәт итеп башкарырга өндәде. «21 көн рәттән хәйрия эшләп карагыз, яхшылык тормышыгызның бер өлеше булачак», – диде һәм медиа белән эшләүдә ачыклык һәм ышанычның мөһимлеген белдерде.

  • Раушания Исхакова – Татарстан Республикасы журналистлар берлеге әгъзасы, җәмәгать эшлеклесе буларак Себер татарлары тормышында актив катнаша, күптөрле чаралар оештыра. Ул шулай татар халкына күрсәткән олы хезмәтләре өчен Бөтендөнья татар конгрессы медале белән бүләкләнгән.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/xanty-mansi-olkasennan-rausaniya-isxakova-yardam-seberdage-tatarlarny-da-berlastera-5917368


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе