Гамил Нур: “Тамада профессиясе үләчәк”

Популяр алып баручы Гамил Нур "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында төрле регионнарда үткән туйларның бер-берсеннән нәрсә белән аерылып торуын сөйләгән һәм тамада профессиясен киләчәген фаразлаган.

БӘЙЛЕ
2025 Фев 17

Гамил Нур: “Тамада профессиясе үләчәк”

Популяр алып баручы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында төрле регионнарда үткән туйларның бер-берсеннән нәрсә белән аерылып торуын сөйләгән һәм тамада профессиясен киләчәген фаразлаган.

Гамил Нур тамада бизнесындагы тенденцияләр, татарларның туй үткәрү үзенчәлекләре турында яхшы белә
 

"Төрле районнардагы туйлар ничек аерыла?"

-Син туйларда күп йөргән кеше буларак беләсең - Буадагы туй Балтачтагы туйдан, Әлкидәге Әгерҗедәгедән, Актаныштагысы Нурлатныкыннан аерыламы?

-Милләтләр, диалектлар арасында глобализация процессы бара бит. Руслашу процессы кебек үк, татар арасында татарлашу процессы бара. Өчпочмакны бер районда пешерәләр, икенче районда пешермиләр иде. Хәзер бар районда да. Әйтик, итле бәрәңге бәлеше Казан артында һәм Тау ягында юк иде. Монда  бәлешне дөге, борайга я җимеш, я каз, үрдәк субпродуктларын салып, ә Кама аръягында бәрәңгегә сыер яки каз итен салып пешерәләр иде. Тау ягында - Чүпрәле, Буада бәлешне карабодай белән пешерү бар. Шул гадәтләр хәзер кушылды. Тегеннән-моннан киленнәр күчеп бер-берсен өйрәтте. Телевизор, гәҗит, Интернетта күреп рецептлар берләште. Ризык, йолалар арасындагы чикләр төбәкләр арасында юылды. Туй йолалары болай да бик аз сакланган иде идем. Алар кадими авылларга гына бераз хас иде. Әйтик, Чувашстандагы Шыгырдан авылы. Дүрт-биш көн буена туй ясарга мөмкиннәр иде. Бер көнне җыялар кыз ягында. Көндез, әйтик, кызның өлкән туганнары җыела, кич - яшь туганнары. Икенче көнне әбиләр-бабайлар. Егет ягында яңадан шундый ук туйлар китә. Шәле дигән авыл бар Питрәч районында. Йортларында туй ясыйлар иде, чөнки кеше чакырырга оят түгел. Йортың юк икән, кафеда ясыйсың. Ә алар йортына чакыра, ике смена ясый иде. Башта өлкәннәр, төнлә  яшьләр килә. Хәзер шул Шыгырдан белән Шәледә дә инде йолалар тулысынча сакланмый. Йорттагы туйлар бетеп бара. Зур авылларда зуп-зур банкет заллары салынды.

https://tatar-inform.tatar/resize/750/images/uploads/news/2019/11/18/c1ece90ea1e348fc802fda674c14f62db92e3a652c3c51999581cf5574f2.jpg

Аксубай районында 94 нче елда шундый гадәт бар иде. Төшкә кадәр кыз ягында ясадык, аннары алып киттек ЗАГСка, егет йортына кайттык, яшьләр туе ясадык. Аннары кичке сигездә, тугызда өлкәннәр туе башланды. Менә шундый туйлар була иде. Хәзер ресторанга куып кертәләр дә, бер генә туй ясыйлар.
 

Ерак районнар арасында менталитет аремасы бар. Төньяк районнар халкы салкын канлы, индивидуалистлар. Ә Көньяктагылар, дөресрәге мишәрләр, кайнар канлы, күмәкләр. Мәсәлән, Чүпрәле, Чувашстан татарлары пассионар. Алар туганҗанлы. Туйга 100 кеше чакыралар, 120 кеше килә. Һәрберсенә ризык җитә. Алар ягы, казанлашмаганы, туйны чәй эчүдән башлый. Әби-бабайдан калган гадәт. Ризыкны, мәсәлән, һәрберсенә тәлинкәгә салып түгел, ә зур табакка салып чыгаралар. Тәгам кулдан кулга китә. Биш төрле кайнар ризык чыгаралар иде. Аннары “савым”, “арчи”, “ыступай” йолалары бар иде.

Төньяк якларда исә икешәр пар ризыкны килен ягы күчтәнәче итеп китерәләр. Әйтик, Кукмарада, Балтачта, Арчада икешәр пар каз, икешәр пар бәлеш, икешәр пар пирог, икешәр пар бал һәм башкалар. Җиде төрле парлы ризык дигән термин бар, мәсәлән, Балтачта. Малмыж татарларында, Берешәрен алып кайтып та китәләр.
 Тагын бер гадәт бар, ул югалып бара.
Башта никах ясала иде дә, бер-ике айдан соң туй ясала иде. Никахка кияү ягы төялеп килә. Мәсәлән, алып килә икешәр каз, үрдәк, бал, пирог-бәлеш, чәк-чәк, бавырсак һәм берсен кире биреп җибәрәләр. Анысына да аңлатма бар. Без сезгә иртәгә кунакка киләбез, көтеп торыгыз диеп. Миңа бик ошый бу гадәтләр.

Аннан соң Кама аръягында бер гадәт пәйда булды, чөнки 90 нчы еллар күтәрелеше булды. Шул вакытта Чаллыда, Түбән Кама ягында, кияү-килен кодага түбәтәй бирә, кодагый иңнәренә яулык сала башладылар. Шул гадәт акрынлап кына бу якка та күчте. Кама аръягында мишәрләр дә бар. Алар типтәрләр белән кушылган. Мәдәни өлкәдә бик пассионарлар. Үзләрен пропагандалыйлар: җырлыйлар, шигырь язалар. Язучылар, сәясәтчеләре бар. Милли җанлылык Кама артында бар иде. Традицияләре акрынлап Казанга күчте, үзенекен бик сакламый торган кешеләргә аларныкы килде. Ул гадәт Арча районында булырга мөмкин хәзер: яулыкны, түбәтәйне бүләк итү.
 

“Ягына карап ризыгы да үзгәрә”

-Кайсы якта нинди ризыклар ашыйлар? Кайсы якта табыннар баерак була?

-Казанда ресторан кыйммәтрәк булган саен ризык саерак була. Мул өстәлгә акчалары җитми. Әйтик бер стакан чәй 500 сум булган рестораннар бар. Бичара халык утыра инде. Килгәч тә чәй эчертмиләр, кияүнең акчасы юк. Аннары торт бирәләр. Икенче стакан чәй эчәсе килә, бирмиләр, тагын. Шәһәр кешесе азрак ашый инде. Җәй көне азрак ашыйлар. Казаннан ерак киткән саен өстәлләр мулрак була. Чирмешәнгә бардым, ике көнлек туй ясадым. Бәлеше – чын, итле, бәрәңгеле. Камыры төче һәм юка, тел йотарлык. Анда диңгез ризыклары да шул хәтле тәмле итеп әзерләнгән. Андый өстәл Казанда ресторанга 6 меңгә төшәр иде, ә аларның 2 мең сумлык кына булган. Дүрт кайнар ризык чыгардылар әле. Аннары, ашханәгә халык күп йөри икән, димәк, туйда да ризык тәмле була, ә менә банкет заллары, кеше аз йөри торган рестораннарда ризык  әллә ни тәмле булмый. Менюлар кушылып бетте. Ә менә итле бәрәңгене бөтен районнарда да ясыйлар дип беләм. Тик итле бәрәңгене Уфа ягында өлеш диеп бирәләр, ягъни синең “порция”, синең “доля” була инде. Ә Казанда утыз ел элек Мәскәү базары янындагы кафеда “өлеш” диеп бер татар апасы түгәрәк бөккән ясый башлады. Камыр эчендә тавык итле, бәрәңгеле, өчпочмакныкы кебек, эчлек ясала. Аннары ул шул базар янындагы “ТатМак” бистросына күчте. Аннан бар Казанга өлеш диеп таралды. Хәер Уфа ягында яки башка яклардагы өлеш тә, чәк-чәк тә, хәтта корт та Сез Казанда күргән әйберләрдән бераз аерыла. Әйтик Башкортостандагы корт – ул жепчек кысыр эремчек шарчыклары. Чиләбедә исә ап-ачы катык сөзмәсе. Чувашстанда  корт – куе кызартып кайнатылган (вареный) пудинг кебек. Казан артында кызартылган (вареный) эремчек кебек ясалганы да очрый. Шул кызартылган эремчекне  киптереп, тартып он ясаучылар да бар.   

"Туйга акча алып килү хәерлерәк"

-Хәзер туйларда нинди бүләкләр бирәләр?

-Мәсәлән, сәдака, хәер дигән әйбер бар. Байлар туйларында бонбоньерка дип атала. Кешегә бер хәтирә бүләге. Минекеләр дини булгач, бүләк тараттыртам сәдака дип: дәгъвәт була ала, намаз уку китабы яки Казан магниты. Мәсәлән, Владимирда туй ясадым. Бонбоньеркага магнит алып бардым Кол Шәриф мәчете белән. Бик матур итеп кабул итеп алдылар. Тагын өлкән яшьтәге ирләргә түбәтәй яки күлмәк бирү гадәте бар. Совет чорындагы гадәтләр. Ә менә кияү, киленгә исә һаман шул совет чорыннан калган, ярлылыктандыр инде ул, өйдә яткан әйберләрне китерүчеләр дә очрый: юрган, савыт-саба. Ә мин исә, акча китерегез, дип әйтәм кунакларга. Аз булсын, әмма конвертка салып акча китерсеннәр, чөнки хәзер элекке кебек дефицит юк, әйберләр кирәксез булырга мөмкин. Акча китерү хәерлерәк.

- Искәрмәләр юкмы?

- Бар. Бер бик бай кешегә кияүгә чыгучы кыз туганнарына, акча китермәгез, диеп кискен шарт куйды. “Кулдан ясалган әйберләрне генә кабул итәм”, - диде ул. Туганнары йон оекбашлар, чиккән кулъяулыклар, сөлгеләр китерде. Кайберсе авырсак, чәк-чәк пешергән иде. Ә кияүнең әнисе болан тиресе -келәм алып килгән иде. Яшь балалар исә матур сүзләр язылган рәсемнәр бүләк итте...

"Өйдә ясалган туй – иң милли туй"

-Иң милли туйлар кайсы районда уза?

- Милли – ул туганнар җыелган, татарча җырлаган, биегән туй. Йортта узганы – иң миллисе. Кайберсе өчен катлаулы туй мөһим түгел. Ике сменада туганнарын чакыралар да, өйдә туй ясыйлар. Менә шул, йортта ясаган аракысыз туй – иң милли туй була. Ә чуар йолаларны бит татар йоласы диеп тә булмый. Совет чорындагы йолалар инде.  Ә саф әдәби телдә сөйләшә торган туй Арча авылларында очрый иде.

Ә менә иң дәртле туй мишәр татарларында узарга мөмкин. Йолаларга иң бае исә Башкортстан чигендәнге татарларда һәм Башкортстанның үзендә булды дияр идем. Аларда, мәсәлән, суга төшү, чәк-чәк сату, сандык сату, бавырсак, поднос өстенә менеп бию йолалары бар иде. Чаллы, Актаныш, Аксубай, Ютазы татарларында да очрый.

"Әлмәтләр кыландылар да инде, башта..."

-Иң кыйбатлы туйларны кемнәр уздыра?

-Иң кыйбатлыларын 2005 нче елларга хәтле кинәт кенә баеган Татарстан байлары ясый иде. Алып баручы итеп Мәскәү йолдызларын чакыралар иде. Аннары каты иронияле Comedy Club кешеләрен чакыра башладылар, яки анда йомшак телле Малаховны.

- Кайсы якларда иң бай туйлар уза?

-Иң беренче чиратта, Казан дияр идем, аннары нефтьле Әлмәт. Менә алар кыланалар да иде инде, кайчак. Юбилей, корпоратив, тусовкага җырчы Валерияне чакырырга мөмкиннәр иде. “Татнефть” топ-менеджерлары, мәсәлән. Шулай ук 30 яшькә кадәрге, тиз акча эшләгән яшь егетләр дә бар бездә... Тик тулаем алганда артык затлы, кыйбатлы туйлар заманы узды инде.

"Түгелгән акчаның никах ныклыгына катнашы юк"

-Туйда күпме акча түгүнең никахның ныклыгына нинди дә булса катнашы бармы?

-Бернинди дә катнашы юк. Киресенчә булырга мөмкин. Мәсәлән, кеше акчасын түгеп, сыерын сатып туй ясый, әле аның 300 меңлек кредиты кала. Туйдан соң алар талашачаклар бит инде. Җыйдык акчаны, ә хәзер миңа бир, миңа бир дип. Кем түли дә, кем түли, каян алырга? Үзенә күрә конфликтка бу бер сәбәп була ала. Шуңа күрә акчаң юк икән, кимсенергә ярамый. Бу дөньяда ярлылык бит кимсенерлек сәбәп түгел. Бу дөньяда дәртең булмау, дәрманың булмау, акылың булмау гына кимсенергә сәбәп була.

Мәсәлән, мин Европага бардым Прагада туй ясыйм. 20-30 кешелек туй ул. Яшь малай, Үзбәкстаннан күченгән. Аның рухы бар, Үзбәкстан татарлары затлы туйга күнеккән бит. Ул мине чакыра, тагын бер артистны чакыра, чыгымлана. Теге артист алдан ук акчасын алып куйган, тик килеп тә җитә алмый. Ә мин алдан ала акча алмыйм, чөнки шенгенның, озын юлның ни икәнен беләм, гарантия юк бит. Тик барыбер киләм. Туйлары кафеда гына ясала. Тыйнак кына туй була инде ул. Аннары икенче көнне кайтам Казанга, башка туйга. Бу нәсел инде өченчеме, дүртенчеме мәртәбә чакыра мине. Ярлы дип әйтәсем килми, әмма мөмкинлекләре бик нык чикле. Кияү ягы мөселман татарлары, килен ягы рус кешеләре. Берләшәләр, ике милләтне берләштерә торган туй сорыйлар. Алар бик арзанга гына бер өйне арендага алганнар. Шунда пилмәнне, ризыкны үзләре пешереп, туй ясыйлар. Без дә аларга арзанга барабыз. Әгәр өйгә чакыралар икән, мин 5-6 меңгә дә барып эшлим.

Әгәр дә миллион сумлык ресторанга чакыралар икән, мин ачыктан ачык әйтәм: сезнең бу кыр табыны, монда акыллы кеше туй ясамый. Тәрәзәсе бушлык, өстәл аралары буш, 150-200 кеше җәелгәннәр, бәрәкәт юк, энергия юк монда. Кешеләрне җыеп булмый, монда бик кыйбатлы артистларны чакырырга кирәк, монда шоу-программалар кирәк. Сезнең монда минимум программагыз 400 меңлек булырга тиеш дип әйтәм. Кешесенә, урынына карап, бушка барып та эшлим, чөнки ни өчен савап җыймаска миңа? Сукыр кеше икән, өендә, 2-3 сәгатьлек программа ясарга кирәк икән, гармунчыга әйтәм, 2 мең сум акча үзем түлим мин сиңа, әйдә бушка барып эшлибез. Эшлибез рәхәтләнеп, җырлыйбыз, ашыйбыз, саваплар җыеп, кайтып китәбез.

Туйда ничек экономияләргә?

-Туйда ничек итеп экономияләргә була?

-Бу бик мөһим сорау. Хәзер бик актуаль. Беренчедән, оештыручы бухгалтер булырга тиеш, калькулятор алып хисап алырга тиеш. Әйтик, туйның чыгымнары. Башта хыялланып кыйммәтле ресторанга кереп меню, аренда хакын саныйлар. Мәсәлән, ашау өчен 600 мең китә. Тамада һәм башкаларга 20-50 мең дә китәргә мөмкин. 200 меңлек күлмәк. 30 меңлекне дә алырга була күлмәкне, арендага алырга була 10 меңгә. Күбесе Интернеттагы фотоларга карап хыяллана, әйтик миллион сумлык бизәлешне сайлый. Акчасы булмагач, тыелып кала. Ул бит белми әле, бизәлешсез дә туй ясап булганын, яки арзан гына бизәү булганын да.

Шулай итеп, әйтик миллион фәлән, яки 600 меңне ничек киметергә? 150 меңлек ашаулы кафе табалар, да чыгымны ике мәртәбә киметәләр. Кафега үзең пешереп тә китерергә була бит. Ә иң арзан туйны өйдә ясарга була. Аңлыйм, өең юк синең. Ярлы кеше, ди әйтик. Ә бит туганыңның коттеджы бар! - Бар да яса шунда. Ике бүлмәдә ясарга мөкин. Бер бүлмәдә 30 кеше утыра, икенчесендә 30 кеше. Бер куркынычы да юк. Тәнәфескә чыгалар да, берләшәләр алар. Иң популяр ризык бүгенге көндә дә токмачлы аш, икенчесе бәрәңге белән ит, өченчегә жульен, туңдырма, башка шуның ише әйбер чыгаралар һәм чәк-чәк, торт белән чәй эчәләр. Табигатьтә, коттеджда бәйрәм ясасалар, урамга чыгып шашлык исен дә чыгаралар. Бу - ТОП-меню. Тортны да, башкасын да арзанлыны аласың, хәтта шул ук тортны өйдә пешерергә була. Баллы бвырсак, чәк-чәк булса, торт та кирәкми... Берара аш итеп кремлы шулпалар, ухалар, тагын әллә нәрсәләр бирә башлаганнар иде. Тик гамәви халык, төп масса гади, күнеккән ризыкка өстенлек бирә: токмач, ит, бәрәңгене курыкмыйча ашый.  

Менюга, ресторанга барып, бер кешегә 10 мең сум түләргә була. Өйдә аны, үз итең белән пешереп 700 сумга да егып салырга була. Иң арзан туй өйдә, әйтүемчә. Икенчесе гадәти мәктәп ашханәсе, колхоз ашханәсе.
Мәсәлән, үз-үзен күрсәтергә тели егет, шул вакытта экономия ясарга да тели, артык 300 мең акчасы да бар. Ясасын колхоз столовоенда. Бер кешегә меню 1000 сум чыксын, 1500 сумлык чыксын максимум. Ите, бәрәңгесе үзеннән! Аның каравы артык акчасына  ул бер энергияле җырчы  бригадасын чакыра ала, шулай бит? Андый энергетик бомбаны кем күргән авылда?

Безнең бит ишектән килеп керүгә, халыкны шартлата торган артистларыбыз бар. Аларны чакырсыннар. Тямаевны чакырсыннар. Ул катнашканда, туйда түшәмнәр дә бии. Рифат Зариповны чакырсыннар. Бәдретдинованы халык ярата. Әгәр бик күп акчалары бар икән, Элвин Грейга язып карасыннар. Уразованы чакырсыннар, матур җырлый бит. Мәсәлән, туйның уңышына ресторан 20% ка гына җаваплы. 80% - тамада, мәдәни программага бәйле. Шуннан чыгып, баланс корырга була. Я артистка түлисең, я ресторанга. Хатың булса, иксенә дә.

Шундый замана китте иҗтимагый челтәрләр, фотосессияләргә мода бар, антураж матур булсын, вуальләр булсын, ак төсләр булсын дип кызыгалар, җил өреп тора торган атмосфераларны яраталар. Ул барысы да бәрәкәтне очырту дип атала. Бәрәкәтне, энергияне җыяр өчен, гади кызыл төстә, кайнар, җылыта торган, эретеп агыза торган кафелар, рестораннар кирәк. Халыкны җыеп туендырыр, җырлатыр, рәхәтләнеп биетәсе урынга, кайдадыр иләс-миләс буш залларда яки кыйммәтле ресторанда өч кешелек кыйммәтле туй ясаучылар да бар. Кеше приритетын үзе сайлый.

"Ничек тамада сайларга?"

-Тамаданы ничек сайларга?

- Белгәнне, күргәнне! Беренчедән, башка тамадалар мине бәреп үтерер инде, әмма мин монда үз профессиямә реклама ясар өчен килмәдем. Кулланучыга, халкыма ярдәм итәр өчен килдем. Үз авылыңда мәдәният клубы җитәкчесе бар, укытучы бар, туганнарың арасында да була һәм ул иң мөһиме, син үз авылың кешесенә өйләнәсең икән, туганнарыңны, авылдашларыңны белеп сөйләшә.

Бардым Самара өлкәсенә Гали авылына. Шундагы ит сата торган олигарх сөйли. Менә ди, малаем өйләнде, 500 меңгә. Чакырдым тамада итеп текә җырчыны. Яхшысын яхшы инде. 500 мең чыгарып түләгән икән, начар дип әйтә алмый ул. Аннан соң үзебезнең авылга туйга кайттым, ди. Завклуб апай алып барды. Тагын да күңеллерәк булды, ди. Күңеллерәк була, чөнки уд үз авылың кешесе. Үз авылыңның менталитетын белә, җаен белә, уеннарны белә. Әгәр дә ике авыл берләшә икән, район тамадасын чакырырга кирәк. Әгәр дә ике район берләшә икән, берсе Бөгелмәдән, берсе Кукмарадан, бу очракта Казаннан тамада чакырырга да була, чөнки монда Кукмара, Бөгелмәнең гадәтләрен яхшы белү шарт түгел.

Мин Петербургтан алып, Тобольскига хәтле туйлар ясыйм. Әйтик, себер татары белән кырым татары туй ясый. Шушы вакытта Казаннан да чакырырга була. Тамада, иң беренче чиратта, энергиясен җәлләмәскә тиеш. Аңлыйм, исерек туйларына ул бик мөһим түгел, ә минекендә бит аек туйлар бара. Мәсәлән, утыралар, ә күңелләре ябык, дәртләре юк. Аларны эретеп агыза алырлык, энергиясен җәлләмичә эшли  торган тамада булырга тиеш. Ул кеше бик акыллы да булмаска мөмкин, талантсыз да бәлки, әмма ләкин җанын бүлеп бирергә риза кеше булырга тиеш, сыгылып лимон кебек, менә үтен сытып, энергиясен чыгара торган кеше булырга тиеш. Аннан соң мөмкинлегеңнән чыгып карыйсың инде, җырлый торган булса яхшы, бии торган булса ярый, шоу-мен булса ярый. Менә шулай тамаданы сайлыйлар.

"Тамада бәяләре"

-Ә бәяләр нинди?

-Бу коммерция сере дип әйтәләр инде. Баланс дигән әйбер бар. Әйттем бит, кемгә бушка барып эшлибез, кемгә арзанга, кемгә кыйммәткә. Әйтик, ничә кешелек туй? Казанда берара  50 кешелек туйлар китте. Авылларда 100 кешелек булды. Хәзер кимүгә табан бара. Самара якларында бер генә көнлек туй ясасалар, 200 кешелек туй да булырга мөмкин. Уртача, 100 кешелек туй дип алыйк, Казанда уза торган. Казанда артистлар бик күп. Эшсез артистлар, эшсез җырчылар, халык артистлары, хисапсыз атказанганнар, шуңа күрә конкуренция зур, бәяләре арзан. Мәсәлән, йолдызлырак, билгелерәк кешене алып барырга чакыралар икән, сәгатенә 10-20 мең ала ала. Бу 10 мең эченә гармунчы да керә, җырчы да керә. Шоу-программа да керә. 6 сәгатьлек программа икән 60 мең сумга төшә. Әгәр дә тамаданың бераз дәрәҗәсе түбәнрәк, рейтингы түбәнрәк икән, ул очракта 7 мең. Ул очракта 6 сәгате 42 меңгә төшә. Бер сәгатенә 5 меңгә эшләүчеләр дә бар. Шул ук вакытта статуслы, ишектән килеп керүгә халыкның хисләрен шартлата торган артистлар чакырасың икән, 300 меңгә килүче артистлар бар. Казанда бер миллионга йөрүче артист та бар. 500 меңгә йөри торганы да бар. 50 меңгә йөри торганы да бар. Мөмкинлегең бар икән, чакырасың, мөмкинлегең юк икән, чакырмыйсың. Сайлыйсың. Бәяләр сабан туй вакытында гына югары булып ала, чөнки бездә барлык авылларның бичара сабан туен бер көнлек тишеккә тыгалар бит. Бер көнне 2000 авылда сабан туе уза. Бу вакытта кытлык була алып баручыга, җырчыга, аппаратурага. Бәяләре ике мәртәбә арта. Аннары төшә. Шулай ук июль, август айларында да туйлар күп ясала, аннары шимбә көннәрендә. Бу көннәрдә бәяләр үсә. Башка вакытларда бәяләр кими.

-Кыйбатлы тамада туйның күңелле булачагына гарантия була аламы соң?

-Күбрәк акча түккән саен, туй заказ ясаучы өчен күңеллерәк була, чөнки ул кеше акча түккәч, берничек тә үзенең гарлеген сытып, акчам әрәм булды дип әйтә алмый бит инде. “Күңелле булды”, -  дип әйтә. Әгәр дә син бик экономияле кеше икән, яки чынлап торып акчаң юк икән, син арзанлы гына кешене чакыра аласың. Икенчесе - синең акчаң күп икән, син юмарт кеше икән, 200 меңлек җырчыны чакырасың, анысы да матур була.

Тамада – ул модератор, көйләүче, идарә итүче булырга тиеш. Минеке, мәсәлән, хәләл туйлар. Миндә сугышу проблемасы юк, котырышу проблемасы да юк. Хәер, исерек туйларында да дураклар аз очрый инде, кунаклар шофер бит, эчәргә куркалар, эчеп котырмыйлар. Ләкин аек табында күңелсезлек, басынкылык проблемасы, салкын канлылык бар. Кунаклар ачыла алмыйлар, чакралары-күңелләре ябык, Кайбер мөселманнар, мәсәлән, биергә ярамый, җырларга ярамый, сөйләшергә ярамый дип әйтә. Кешеләрне тыеп тоталар. Бу очракта гипнозны гына кулланмыйбыз инде, кешенең күңеле булсын диеп. Психологик алымнар кулланабыз. Дәрт бирәбез, ут ягабыз.
Әгәр дә инде гадәти, типик туй икән, эчеп бииләр икән, ничек туй күңелсез була алсын? Туй күңелсез булды диючеләрне  мин аны аңламыйм. Аракы эчә икән кеше, алар бит җырлый-җырлый бииләр. Алар өчен ул туй күңелсез була алмый. Исерек саны күп булса, анда  бер кеше бик  көчле, хәйләкәр, тиз тамада булырга тиеш. Аларны сугыштырмасын, менә шул гына. Сугыштырмаса, туй әйбәт була. Исереп егылганчы, ямьсез кыяфәткә кергәнче бәйрәмне тәмам итә алса, атыгн да яхшы.

“Никахның дәрәҗәсе, туйга караганда ун тапкыр кимрәк”

-Хәзер шундый күренеш тә бар бит. Никах белән туйны бер көндә уздыралар, яисә бары тик никах кына уздыралар.

-Никахның дәрәҗәсе, туйга караганда ун тапкыр кимрәк. Чөнки арзанга чыга. Мәсәлән, туйга 200 меңлек, 300 меңлек шлейфлы күлмәк алырга кирәк ди, ә монда ике меңлек озын җиңле күлмәк кидең дә яулык бәйләдең - “шап”. Затлы күлмәк базарда ун меңлек була. Арендага алу да җайлы. Ризыкны зур итеп әзерләргә кирәк туйга, ә монда мәчет ашханәсенә бардың, яки өеңдә генә, арзанлы кафеда ясадың да, менюны 1 мең, 700 сумлык ясадың - “шап”. Лимузин кирәкми, машина кирәкми. ЗАГСка джипларга утырып барырга кирәкми. Никахның чыгымнары ким дигәндә 10 тапкыр азрак. Шул гына сәбәп монда.

Менә сез сорадыгыз бит халык ярлыландымы, дип. Әйе, ярлыланды дигән сүз инде бу, әмма ләкин һәрбер михнәт, проблемага күз йомып, тырмашып шатлык эзли торган кеше мин. Азга да риза булып яшәргә кирәк. Менә бу экономияле вәзгыять тә безнең мәдәнияткә файдага эшли. Акча юк, аның каравы, гади формат кайтты, никахка кайттылар, хәзер аракысыз утыралар, сугышмыйлар, әти-әниләргә сүз бирәләр, туганнарга котларга мөмкинлек бирелә. Бер заман бит туганнарына да котлаттырмый башлаганнар иде туйда. Кеше килә конвертына 10 мең сум акчасын салып, 300 км җирдән. Аңа котларга да ирек бирмиләр иде. Нәрсәгә килгән соң ул туйга, нәсихәтен дә әйтми икән? Кияү белән килен икән, түзсеннәр, тыңласыннар. Бүтән туйлары булмаячак аларның.

Икенчедән, кайчакны никахтан соң кешеләр, элекке гадәт буенча, туй кайчан була, дип сорыйлар. Яшьләрнең туй ясыйсылары килми. Затлы рестораннарда үткәрергә, бер кешегә 10 мең сум чыгым түгәргә  акчалары юк яки жәллиләр акчаларын. Шуңа күрә никах белән куштылар да куйдылар туйны. Бер көн, бер зал, бер өстәл артында никах, аннары туй сыман бәйрәм ясала. Моны гадәти кешеләр шулай эшли. Әле, әлбәттә, тар гына даирә,  бик дини кешеләр дә бар. Алар инде ике тапкыр газапланып туй ясап тормый. Шул никах белән тәмамлыйлар. Бу экономиянең һәм аек форматның милләткә дә файдасы бар: халыкны берләштерә, туганнарны якынайта, сугыштырмый.

-Син туй ясарга теләгән яшьләргә нинди киңәш бирер идең?

-Юрганга карап аякны сузасы. Иң беренчесе: кесәңдә акчаңны капша. Әгәр дә синең миллион сумнан артык акчаң бар икән, торырга фатирың, мөмкинлегең бар икән, яса. Бүтән туең булмаячак синең. Дөньядагы иң матур туйны яса. Әгәр дә синең кесәңдә ирекле 300 мең генә акча бар икән, бу очракта тыйнаграк яса. Бөтенләй акчаң булмаса да аптырама:  туй ясап торма. Әниең өенә дога укучы бабайны чакыр да чәй эчеп никах укыт. Тулы ышаныч булса, ярату һәм ихтирам ныклы икән, ЗАГСка бар. Никахлы гаилә – ул “гражданский брак” кына бит. Чыгымсыз гына, футболка, джинсадан гына барып , ЗАГСта язылып кайт.

“Әбиеңнең авызын ачса, теше юк.

Кем кем белән тора, беркемнең дә эше юк”, - диеп җырлыйлар.

Казанда да, Уфада да синең ничек, кем белән торуың, ниди туй яки никах ясавың башкаларны кызыксындырмый.  Без бу темаларга артык күп игътибар бирәбез.

“Тамада профессиясе үләчәк”

- Алга таба нинди дә булса тенденция күзәтеләчәкме?

-Дөнья Көнчыгышка бармый. Без Азия гадәтләрен, Көнчыгышны бик яратсак та, дөнья аларга таба бармый. Кавказдан халык безнең якка кача. Азиядан халык безнең якка качып килә, ә безнекеләр Европага качалар, шулаймы? Алар үз исәрләреннән, усал күршеләреннән, кырыс туганнарыннан качып төньякка, көнбатышка, мәрхәмәтле, гуманистик, цивилизацияле, тыйнак-басынкы халыклар, юаш кешеләр янына таба үрмәли. Уфадан, Сарытаудан, Ташкенттан кешеләр салкын яктагы Петербургка таба юл ала, киресенчә түгел бит. Туйлар модасы яки кыйммәте дә шул процесс белән бергә үзгәрә. Бездә булып узган шау-шулы, зур туйлар модасы вакытлы этап кына булды. Урта Азиядән күп татар яки мигрант кайтты, алар иркен, дәртле тормыштагы гадәтләре буенча зур, затлы туйлар ясап күрсәтте. Безне дә күндерделәр. Тик алар да хәзер бу тормышка җайлашты, күнде, кысмырланды, тыйнакланды инде.

Акрынлап кына тамада профессиясе дә үләчәк, ул ипи пешерүче түгел бит. Туйлар да үлеп бетәргә мөмкин. Гадәти генә, тыйнак кына утыру, туганлашу мәҗлесләре калачак глобаль дөньяда. Әлбәттә, олигархлар, туганнары Азиядә булганнар, бик кунакчыл, темпераментлы кешеләр зур-зур туйлар ясар әле, әмма тамада – ул барыбер үткән заманның гамммәви (массовый) профессиясе. Киләчәктә бик кирәк булачак  профессия түгел. Без – кешене үлемнән коткаручы хирурглар кебек беренчел профессия түгел бит. Кешеләр бездән башка да яши ала.  

Чыганак буенча: https://tatar-inform.tatar .

 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе